

Диңгездә тамчы булып кына тоелса да, бу – зур ярдәм һәм ул ихлас йөрәктән башкарыла. Бөек Ватан сугышы чорында яшәгән өлкән буын вәкилләре генә түгел, тарихны укып-ишетеп белгән һәр кеше солдатларга ярдәм кирәклеген һәм мөһимлеген яхшы аңлый, чөнки фронт һәм җиңү өчен без барысын да эшләргә тиеш.
Туган өй җылысын еракта да тойсыннар өчен биләмәләрдәге гүзәл затларыбыз да кулларына кабат бәйләү энәсе тотты. Мисалга, Лаяшты авыл мәдәният йорты каршында эшләүче “Әхирәтләр” клубы әгъзалары мәдәни оештыручы Земфира Әсәдуллина җитәкчелегендә ветеран-укытучы Җәмилә Зарипова йортында бергә җыелып, һәр күзәнәгенә кайгыртучанлык хисләрен өсти-өсти, оекбаш-перчаткалар бәйләп, хәрби операциядә катнашучыларга җибәрергә әзерли. Кул эше осталары һәркем өендә дә бәйли, күңеллерәк булыр дип, бергә җыелырга да уйлашканнар. “Көн кадагындагы төрле темаларга сөйләшә- сөйләшә башкарганда җыр-моң да кушылгач, эшләве дә күңеллерәк”, -диләр. Биредә барысы да гомере буе хуҗалыкта фидакарь хезмәт күрсәтеп, лаеклы ялга чыккан апалар-әбиләр. Иң өлкәне –40 ел дәвамында хуҗалыкта сыер сауган һ.б. төрле эшләр башкарган 85 яшьлек Рауза Хакова. “Мин сугыш чоры баласы, авырлыкларны үз иңнәремдә тоеп үстем, шуңа да бүгенге көндә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Җылы оекбашларым балаларга суыкларны җиңел үтәргә ярдәм итсен, рух күтәренкелеге бирсен”, -ди ул.
«Безнең мәдәният йортында “Әхирәтләр” клубы күптәннән эшләп килә. Без анда җырлар, биюләр өйрәнәбез, концертларга әзерләнәбез. Әмма илдә барган вакыйгалардан да битараф калмыйбыз. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе кысаларында мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм җыюны оештырдык. Бу эшне алга таба да дәвам итеп, авылның ватсаптагы төркеме аша битараф булмаган якташларны оекбашлар бәйләргә берләшмәгә чакырдык. Атнага ике тапкыр җыелырга сөйләштек. Клуб әгъзаларына, гомумән, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәтлемен. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз», - диде мәдәни оештыручы Земфира Әсадуллина.
Лилия Йосыпова