

Мәдәни оештыручы Лена Галиева хәбәр бирүгә үк теләге булган һәр кеше хәрбиләргә кирәкле булган җылы оекбашын, бияләен, җылы шарфын, носкилар, термокиемне мәдәният йортына китергән. 85 яшьлек Дулә Фәрхетдинова исә күңел җылысын кушып бәйләгән бияләенә хат та язып салган. “Кадерле улым! Сине яратып, исән-сау әйләнеп кайтуыңны теләп, безне шатландырып яшәвеңә өмет итеп, сиңа бүләгемне җибәрәм. Исән-сау күрешергә язсын”, -диелә анда.
Әйе, авыл халкы битараф түгел, чөнки илебезгә килгән авырлык, зәңгәр экраннар аша карап, басмалар аша укып кына белгән махсус операция шаукымы бүген һәр авылның һәм һәр йортның ишеген шакыды диярлек. Ишкар авылыннан да берничә егет махсус хәрби операциягә юлланган, контракт буенча хезмәт итүчеләр дә бар. “Халык исемен яулаган ансамблебез 2008 елдан бирле эшләп килә, 12 кеше шөгыльләнәбез. Әлегә кадәр җырлап-биеп кенә йөрсәк, бүген башка максат безне дә тагы да якынайтты. Без бит шуның кадәр бердәм икән, үзебез дә белмәгәнбез моны, дип уйлап куям кайвакыт. Мондый эшләрне бер генә кеше башкарып чыга алмый. Авылдашлар бик бердәм. Егетләребез генә исән сау кайтып, шатлыклы вакыйгаларга җыелырга язсын”, – ди Лена Галиева.
Кемнең кемлеге кайгы килгәч яхшырак күренә дип юкка гына әйтелмәгән. Бу җәһәттән Базытамак авыл советы авыл биләмәсе халкының бердәм булуы үрнәк булып тора. Бердәм омтылыш белән һәркем уртак эшкә хәлдән килгәнчә өлеш кертергә тырыша. “Контракт буенча хезмәт итүче Бәләкәй Тәҗәй авылы егете Маратның Украина җирендә һәлак булуы зур тетрәндергеч вакыйга буларак истә калса, көтмәгәндә өлешчә мобилизация башланып, биләмәнең алты егете махсус операциягә чакырылуы авыр тормыш чорында яшәвебезне тагы бер кат исбатлады. Акция башлангач та һәр төбәк кирәк-ярак, азык - төлек җыеп хакимияткә китерде. Без аны район үзәгендәге штабка тапшырабыз. Бу эш дәвам итәчәк. Нишлисең, хәзер җиңел вакыт түгел. Ирләре, туганнары еракта үз бурычларын намус белән үтәргә киткән гаиләләргә аеруча авыр. Мобилизацияләнгән егетләрнең якыннарының хәлләрен белешеп торабыз, булдыра алганча булышачакбыз”, - ди Базытамак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Мосабиров.
Лилия Йосыпова