Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
7 ноябрь 2022, 10:31

Әлеге акция дәвам итә

Ташкичү авылында  мәдәни оештыручы Гөлнара Сәфиева җитәкләгән “Пенал сулемьес” фольклор ансамбле әгъзалары бердәм булып авыл клубына җыелган

Әлеге акция дәвам итәӘлеге акция дәвам итә
Әлеге акция дәвам итә

Ташкичү авылында  мәдәни оештыручы Гөлнара Сәфиева җитәкләгән “Пенал сулемьес” фольклор ансамбле әгъзалары бердәм булып авыл клубына җыелган. Алдан бәйләнгән җылы оекбашларын, постель кирәк-яраклары, печенье-кәнфит, үсемлек мае һ.б. азык-төлек китергәннәр. “Илләребездә тизрәк тынычлык урнашсын, җил-яңгыр тидерми, сөеп үстергән улларыбыз, кадерле ир-егетләребез исән - сау әйләнеп кайтсын иде. Гаиләләренә сабырлык бирсен. Хәзерге вакытта иң зур теләк шушы инде”,”- ди өлкәннәр.  

  Әйе, оекбашмы, акчамы, азык- төлекме – ярдәмнең бәһасе юк. Хәтта елмаю да – кайгырту, сүз дә – ярдәм. Әлеге акция дәвам итә, шуңа да язылганнардан үрнәк алып, битараф булмаганнар кушылыр, үз өлешен кертер дип ышанасы килә.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас