Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 ноябрь 2022, 06:35

Хезмәт белән бизәлгән тормыш

Гаилә – җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы, дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр

Хезмәт белән бизәлгән тормышХезмәт белән бизәлгән тормыш
Хезмәт белән бизәлгән тормыш

Гаилә – җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы, дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаилә һәм җәмгыять бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була. Шунысы сөенечле, районыбызда үз көчләре белән тырышып дөнья көткән, акыллы балалар тәрбияләүчеләр бихисап. Авыл тормышын үз иткән һәм туган төбәкләрендә төпләнеп калган парлар аеруча соклану хисе уята. Чөнки авылларыбызның киләчәге аларга бәйле. Бу язмамда шундый гаиләләрнең берсе Ябалак авылында тату гомер итүче Заһитовлар гаиләсе турында.

Әнәс Котдус улы район үзәгендәге һөнәри училищеда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәннән соң армиядә егетлек бурычын үти.

 Тормыш иптәше Гөлчәчәк Әгъләметдин кызы Югары Череккүл авылында туып –үскән. Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, кулына диплом алган яшь  белгеч Андреевка урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Үзенең булачак тормыш иптәшен Әнәс Котдус улын очратып, яшьләр кавышкач, Ябалак урта мәктәбендә эшен дәвам итә.

 Заһитовлар ике кыз үстерә. Кечесе Элина - Ябалак урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, әти-әнисенең горурлыгы. Муниципаль  район хакимияте башлыгы стипендиаты, күп төрле конкурсларда,олимпиадаларда җиңү яулады. Быелгы уку елында да сынатмады, “Буыннар белән бәйләнеш.Геройлар истәлегенә” республика иншалар конкурсында призер булды. Яхшы укучы булу белән беррәттән, өйдә алыштыргысыз зур ярдәмче ул.

Заһитовлар гаиләсе 2004 елдан бирле бакчачылык белән шөгыльләнә.Әнәс 2003 елда Сибай шәһәренә апаларына кунакка баргач, 15 төп “Елизавета II”сортлы ремонтант җиләге алып кайта. Күп еллар инде әлеге сортны үрчетеп сату белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә шулай ук җиләкнең “Азия”, Мурано” сортлары, “Геракл” ремонтант сортлы кура җиләге, “Торфри”, “Карака Блэк”, “Лохтей” сортлы бөрлегән дә райондашларда зур сорау белән куллана. Хезмәт ел әйләнәсенә бара, гыйнвар аенда утыртылган помидорлар май аенда җимешләрен бирә башлый.

Авыл уңганнары умартачылык белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә 20дән артык умарта тоталар. Бакчаларында виноград, абрикос, карагат, слива, алыча, айва, груша, алма, крыжовник та үстерәләр. «Уңышны тик үзебез генә җыеп алабыз, кеше яллаганыбыз юк. Эш көнебез иртәнге 5тән башлана. Тормыш иптәшем, кызым һәм үзем, өчәүләп җыйган уңышны Югары Яркәйгә, Дүртөйлегә илтеп сатабыз. Җәй буенча 4 центнер җиләк үсентесе, 2ц помидор, хәтсез генә кура җиләге, бөрлегән, бал сатып, гаилә бюджетын тулыландырдык. Авыл җирендә иренмәсәң, төп эштән тыш, өстәмә бик күп табыш алырга була. Ел саен 70-80 бройлер тавыгы алабыз, быел 38 мең сумлык сатылды, - ди зур горурлык белән Гөлчәчәк.

Күренүенчә, Заһитовлар бар эшкә дә өлгерләр.Үз тырышлыклары белән ике катлы йорт салып, ихата-кураны зәвык белән бизәп, җитеш тормышта яшиләр. Хуҗалыклары матурлыгы белән әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Мәдәният чараларында да актив катнашалар. Районда үткән “Театралика” конкурсында Ябалак урта мәктәбе коллективы беренче урын яулап, Гран-при алуга иреште. “Иң яхшы эмоциональ роль” номинациясендә җиңүче- Гөлчәчәк Заһитова.

Әлеге гаиләнең тырышлыгына, уңганлыгына сокланмау мөмкин түгел, бар җирдә тәртип,чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Аеруча игътибар кирәк булган сәламәтлеге чикләнгән кызлары Алинаны да карарга өлгерәләр. Гөлчәчәкнең өлкән яшьтәге әнисе дә алар тәрбиясендә. “Бар нәрсә җитеш, тормышыбыздан канәгатьбез, бары сәламәтлек булсын да, җан тынычлыгы ташламасын. Һәм, иң мөһиме, илләр тыныч булсын!”,- ди Заһитовлар.

 

 

Зинура Гыйләҗева.

Ябалак авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас