Ел саен Русиядә 10 ноябрьдә иң авыр һәм хәвефле һөнәр ияләре – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә. Безнең хезмәт - катлаулы, авыр, җаваплы. Ял да, бәйрәм дә юк. Бәйрәмнәр, районкүләм чаралар булдымы, полиция хезмәткәрләре тәртип сагында, чөнки бурычыбыз – район халкы иминлеген, тынычлыгын тәэмин итү. Шул рәвешле, РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең шәхси составының яртысы һөнәри бәйрәмне постта каршы ала, район гражданнарының тыныч тормышын һәм иҗади хезмәтен ышанычлы саклый.
Полициянең һәр бүлеге дежур частьтән башлана. Еш кына җинаятьләрне оператив ачу, һәм күпмедер дәрәҗәдә кешенең сәламәтлеге, ә кайчак хәтта тормышы да дежур часте хезмәткәрләренең компетентлыгына һәм тиз җавап бирүенә бәйле. Шуңа күрә биредә эш бик җаваплы һәм аерым игътибар таләп итә. Аерым очракта дежур торучыларга психолог та, шулай ук коммуникатив сыйфатларга ия булырга кирәк. Аларга мөрәҗәгать иткән кешедән ниндидер беренче мәгълүмат алырга гына түгел, ә алдагы гамәлләр турында карар кабул итеп, кылынган җинаятьнең мөһим фактларын һәм детальләрен сайлап алырга тиеш. Җаваплы хезмәткәрләр оператив дежурлар – полиция капитаннары Илнар Шәрипов, Айрат Мортазин, дежур ярдәмчеләре – полиция старшиналары Гөлшат Кәбирова, Флүр Хәертдинов куелган бурычларны лаеклы үти.
Участок уполномоченные халык өчен иң якын хокук тәртибе һәм власть органнары вәкиле булып торды. Алар һәрвакыт изгелекне якларга һәм явызлыкка җәза бирергә омтыла, ярдәмгә килергә әзер. Һәр дәвердә бу хезмәт - авыр һәм мәшакәтьле. Участок уполномоченныйлары вакыйгаларның үзәгендә кайный, халык белән ешрак аралаша. Әлеге бүлек хезмәткәрләренең эше бик җаваплы һәм катлаулы - халыкка юридик ярдәм күрсәтү, административ хокук бозуларга һәм җинаятьләргә юл куймау, балигъ булмаганнар белән эшләү һ.б. Төрле мәдәни-массакүләм чаралар үткәргәндә тәртип булдыру да алар иңендә. Аларның хезмәте һәрвакыт хәвефле, даими рәвештә игътибар таләп итә. Участок уполномоченныйлары вакыт белән исәпләшми, бәйрәм һәм ял көннәрендә үзләренең бурычларын намус белән үти.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегендә участок уполномоченныйларының бердәм коллективы тупланган, тәҗрибәле өлкән хезмәткәрләр һәрвакыт яшьләргә төпле киңәшләрен бирә. Бу җәһәттән полиция майорлары Радик Мостафин, Азамат Мослыхов, полициянең өлкән лейтенанты Тәлгать Биктимеров, полиция лейтенанты Лариса Гафурова белән хаклы горурлана алабыз.
Җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченныеның төп бурычы – җинаятьләрне ачу. Алар гомерләренә куркыныч янаган иң катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый, бурычларын намус белән үти. Җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә начальник, полиция майоры Азамат Зариповның сизгер җитәкчелеге астында үз һөнәрләренә һәм принципларына тугры булган полиция майоры Ленар Сәетгәрәев, полиция капитаны Рөстәм Әхмәтов, полициянең өлкән лейтенанты Айнур Мәрдиев хезмәт итә.
Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору подразделениеләре - җитештерүчеләр һәм милекчеләр криминалитетыннан ышанычлы яклауны тәэмин итү, бюджет акчаларын урлауга юл куймау, финанс-хуҗалык һәм икътисади юнәлештәге вазыйфалы җинаятьләр белән көрәш төп бурычы.
Икътисадта җинаять кылу факты анык түгел. Һәр ачыш артында җитди икътисади анализ һәм тикшерелгән исәп-хисап тора. Бу хезмәт зур профессиональлек һәм сабырлык таләп итә. Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору юнәлешендәге бүлекнең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Алмаз Асылгәрәев унбиш ел дәвамында икътисади җинаятьләргә каршы көрәштә үз өлешен лаеклы кертә.
Гаделлек, принципиальлек, объективлык, законны катгый үтәү һәрвакыт тикшерүчеләрнең һәм сорау алучы дознавательләрнең һөнәри әхлак нигезе булып тора. Алар конкрет эшнең бар нечкәлекләрен тикшереп кенә калмыйча, дөреслекне яклый, гаеплеләргә җәза бирүне таләп итә, җинаять нәтиҗәсендә зыян күргәннәрне яклаша. Әлеге подразделениенең эшен бәяләүнең төп критерие – җәмгыятьнең һәм гражданнарның ышанычы. Тикшерү төркеменең өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры Салават Әхмәтшин, шулай ук полиция капитаны Эльнара Саттарова адресына тик мактау сүзләре җиткерәсе килә. Алар үзләренең бурычларын намуслы башкара.
Конвой хезмәтендә иң көчле һәм психологик яктан чыдам белгечләр эшли. Аларның төп бурычы – шик астындагы һәм җинаять кылуда гаепләнүчеләрне ышанычлы саклауны тәэмин итү. Үзләренең хезмәт бурычларын уңышлы башкару өчен саклау-конвой подразделениесе хезмәткәрләренә катлаулы хәлләрдә дөрес карар кабул итәргә, шул ук вакытта закон таләпләрен төгәл үтәп, кыюлык, тапкырлык һәм тәвәкәллек күрсәтергә кирәк. Полиция прапорщигы Флорит Дәүләтбаев һәм полициянең өлкән сержанты Айдар Тимершәехов нәкъ шундый хезмәткәрләрдән санала.
ЮХХДИ инспекторларының хезмәтен бәяләп бетергесез, чөнки алар водительләрнең һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен күзәтчелек итә, җинаятьчеләрне һәм башка хокук бозучыларны ачыклый. Оператив хезмәт эшчәнлегендә их яхшы нәтиҗәләргә ирешкән юл-патруль хезмәте инспекторлары, полиция лейтенантлары Азамат Бәдретдиновны, Роберт Закировны аерым билгеләп үтәсем килә.
Полиция бүлеге төрле подразделениеләрне берләштерә, әмма иң яше – миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә, яки халык аны паспорт өстәле дип атарга гадәтләнгән. РФ һәм чит ил паспортларын рәсмиләштерү һәм бирү, РФ гражданнарын һәм чит ил кешеләрен исәпкә кую, шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәтү белән беррәттән, миграция законнары үтәлешен контрольдә тоту аерым урын алып тора, алар барысын уңышлы башкара. Миграция хезмәте хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән бурычларны югары профессиональ дәрәҗәдә хәл итә. Бу җәһәттән яшь, шулай булуга карамастан белемле белгеч Дания Шагалиева адресына тик мактау сүзләре юллыйм.
Хуҗалык, социаль-көнкүреш, матди-техник тәэмин итүне, кандидатларны сайлау һәм әзерләүне гамәлгә ашыручы эчке хезмәт – штабның, кадрлар һәм тыл подразделениесенең хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең ирекле хезмәткәрләребез Зилә Фәхруллина, Юлия Ризванова, Эмма Шакирова, Лениза Ханова һәм Рәмзия Латыйпованың һөнәри эшчәнлеге эчке эшләр органнарының хәрби һәм оператив әзерлегенә, куелган бурычларны үтәүгә зур йогынты ясый.
Шулай ук бу көнне ветераннарыбызга ихлас һәм тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Безнең ветераннар – Эчке эшләр органнарының алтын фонды. Алар җитди тормыш мәктәбен үтеп, зур тәҗрибәгә, югары һөнәри осталыкка ия булды. Бүген алар яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә, җәмәгать тормышында һәм бүлекнең эшчәнлегендә актив катнаша. Хөрмәтле ветераннар, сезнең тәҗрибәгез, бурычыгызга тугрылыгыгыз һәм традицияләргә сакчыл карашыгыз безнең өчен бәяләп бетергесез
Бүгенге катлаулы тормыш шартларында зур җаваплылык белән үз эшен башкаручы хезмәткәрләр адресына котлау сүзләре җиткерәсем килә. Киләчәккә өмет һәм оптимизм белән яшик, безгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтик, эчке эшләр органнары хезмәткәре намусын тапламыйк, чөнки җәмгыятебезнең иминлеге – безнең кулда. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим.
Айдар Йосыпов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы.
Сорау алу бүлеге начальнигы, полиция майоры (уртада) Ленар Гыйндуллин, (сулдан уңга) өлкән сорау алучысы, полиция майоры Регина Сәлахова, тикшерүчесе, полиция капитаны Эльнара Саттарова
Баш бухгалтер, эчке хезмәт лейтенанты (уңнан сулга) Гөлшат Шагалиева белән бухгалтер Рәмзия Латыйпова
Тикшерү төркеме начальнигы, юстиция майоры (уңнан беренче) Данил Вәлиев белән өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры Салават Әхмәтшин эш вакытында
Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре
ЮХХДИның юл-патруль инспекторлары (сулдан уңга) Азамат Бәдретдинов белән Роберт Закиров