

Районыбызда хөрмәткә лаек парлар күп. Алар тормышыбыз мул булсын өчен гомер буе тырыш хезмәт куйган. Кайда гына эшләсәләр дә, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Аккүз авылында яшәүче Ираида һәм Фәнәвис Имамовлар әнә шундыйларның берсе.
Фәнәви Аккүз авылында Фәния һәм Кәраметдин Имамовларның икенче улы булса, Ираида - Фәридә һәм Ягъфәр Гарифуллиннарның беренче кызы. Икесе дә ишле гаиләдән, әти-әни, әбиләренең тәрбиясен алып үсә.
Фәнәви Армия сафларында диңгез флотында 3 ел хезмәт иткәннән соң туган якларына әйләнеп кайта. “Сөн” колхозында тәүдә водитель, арытаба механизатор булып көч сала. Лаеклы ялга чыкканчы, 11 ел вахта ысулы белән себер якларында эшли.
Ираида Уфа һөнәри сәүдә училищесында белем ала һәм хезмәт юлын башкалада сатучы булып башлый. Кияүгә чыккач, колхозда бригада бухгалтеры буларак дәвам итә. Шулай матур гына яшәп ятканда, Ходай Тәгалә алларына зур сынау куя. 1985 елда зур өметләр багълап көтеп алган сабыйлары авыру булып туа. Һәм менә ничә ел инде мөмкинлеге чикләнгән Фәннүр әти-әнисе тәрбиясендә яши. 1987 елда кызлары Зөһрә дөньяга килә. Ул Аккүз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Югары Яркәйдәге һөнәри училищеда повар һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә тормыш иптәше Илнур белән матур гомер кичереп, Элиза, Сафия, Ирданны тәрбиялиләр. Бәләкәй уллары Рамазан беренче дә укыган вакытта бик каты авырый. Ике баласы белән шифаханәләргә, дәваханәләргә йөрүе авыр була гаиләгә. Ләкин Имамовлар төшенкелеккә бирелми, Ходай биргән сынау дип, сабыр гына узалар. Рамазан Нефтекама шәһәрендәге нефтьчеләр колледжын тәммамлый. Бүгенге көндә вахта ысулы белән Нижневартовский шәһәрендә эшләп йөри. Тормыш иптәше Альбина белән уллары Алланны үстерәләр.
Имамовлар үз көчләре белән матур йорт төргезеп керә. Мөлаем, йөзләреннән олпатлык сирпелгән бу парның күзләрендә яшәүгә дәрт чагыла –мал-туар, кош-корт асрыйлар. Ишек аллары, өй эче – һәрвакыт тәртиптә. Авыл кешесенә хас булгача, җәй – бакчаларында яшелчә-җимеш, чәчәкләр, тәрәзә төпләрендә - гөлләр. Гаиләдә бер-берсенә карата ихтирам булганга, бар эшне бергәләп башкарганга, Имамовларның дөньясы балкып тора.
Бик бәхетле алар, чөнки күз карасы кебек кадерләп үстергән 3 балалары бар. “Әнкәй – безнең өчен уңган, гүзәл хатын-кыз, әткәй – тырышлык үрнәге”, - диләр алар һәм кадерле кешеләренең үзләренә әле дә таяныч, ярдәмче булуларына чиксез рәхмәтлеләр.
Мин үзем дә, яшьтән үк таныш бу ике өлкән кешегә һәрвакыт сокланып карыйм. Әле кайчан гына бер-берсен табышып, чәчләрен чәчкә бәйләгән кебекләр иде, ә 38 ел сиздерми генә үтеп тә киткән. Матур яшәлгән еллар ул. Киләчәктә дә бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр, сәламәт булсыннар. Алар – моңа лаек.
Әнфисә Шәемова.
Аккүз авылы.