+21 °С
Болытлы


«Бер кеше имам булса, халык аңардан риза булса, ул имам кыямәт көнендә мизаннан курыкмасын», - дигән хәдис бар. Әгәр җәмәгать имамны шәригать хөкемнәрен таләп иткән өчен генә алыштырып, үзләренә яраклы имам куйса, аңа өеп укыган намазлары мәкруһ була.
Ризаэддин бине Фәхретдин: «Әгәр җәмәгать имамның тормыш-көнкүрешен кайгыртмаса, имамның җилкәсендә бөтен тормыш авырлыгы булса, ул иманга динебезгә тиешенчә хезмәт итү мөмкин булмас», - дип язды.