

. Моңа кадәр Филүс Каһировның җырын ишетеп белсәк тә, илебез өлешенә төшкән авыр вакытта башка тавыш белән яңгыравы барыбызның да күңел кылларын тибрәтте. Пензада мобилизацияләнгән солдатлар каршында йөрәкләрне өздереп җырлаган хәрби егетнең видеосы интернет челтәрендә яшен тизлегендә таралды. Башкортстан гына түгел, Татарстан республикасы халкы да үз итте аны. Җыр мобилизацияләнгән солдатларның гимнына әйләнде, дисәм дә ялгыш булмас. “Киек каз юллары” җырын башкарып, күңелләрне әсир иткән моңлы тавыш иясе – райондашыбыз Артур Хәсәнов.
Нефтекама шәһәрендә туып – үссә дә, егетнең балачагы күпчелек Лаяшты авылында үтә. Аның җырга-биюгә, артистизмга булган сәләтен икетуган апасы, Лаяшты авылы мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Земфира Әсадуллина күреп, сәхнәгә юл яра.
-Кечкенәдән үк авылда һәр чараның эчендә кайнады диярлек. Ул чорда бию түгәрәге көчле иде. Өстәвенә, спектакль уйнаганда төр рольләрне башкарган чаклары да булды, “Илеш сандугачы” конкурсында да катнашып лауреат исемен яулады, -ди З.Әсадуллина хәтер йомгагын сүтеп. - Артурның бертуган абыйсы Марат Хәсәнов – Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты, режиссер. Казанда мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлады. Инде күп еллар театрда эшли. Егетләрнең сәнгатькә тартылуы әтиләреннән килә - Мират абый Лаяштыда туып үсте, үзе гармунда уйный, җырчы, оста биюче. Әле дә авылда үткән бәйрәм концертларында “Әхирәтләр” клубы белән берлектә катнаша. Аның сеңлесе Лилия (хәзер мәрхүм) Агыйдел шәһәрендә мәдәният йортында эшләде, оста җырчы иде, Нефтекамада яшәүче Фина апасы да сәнгатьне ярата, элек район үзәге сәхнәсендә биеп йөргән. Лаяштыда яшәүче Фидрат абый авыл старостасы вазифасын башкара, бар эшләрнең башлангычында тора дисәм дә ялгыш булмас, бик матур җырлый да. Менә шулай безнең нәселдән килгән сәләтне дәвам итүче ул Артурыбыз.
Артур Лаяшты төп мәктәбендә 9нчы, Ишкар урта мәктәбендә 11 нче сыйныфны тәмамлаган. Мәктәптә укыганда да музыка белән кызыксына һәм мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә башлый. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, Уфаның радиоэлектроника колледжының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кафедрасына юл ала. Укып бетергәч, бер ел Елань шәһәрендә һәм Әрмәнстанда армиядә хезмәт итә.
Егетлек бурычын үтәп кайткач һөнәре буенча эшләми егет, чөнки музыкага тартылуы барыбер үзенекен итә. Хезмәт юлын район мәдәният сараенда башлый. “Артурыбыз күпкырлы артист, М.Кәримнең “Кыз урлау” спектаклендә Шокер ролен бирдем дә, бер дә үкенмәдем, бар куелган бурычны төгәл үтәп, шулкадәр оста башкарып чыкты, Казан шәһәрендә узган “Идел йорт” төбәкара конкурста 2нче урын алып, лауреат исемен алып кайттык. Шундый талант иясе ул”, -ди аның турында “Чагыл” халык театры режиссеры Эльвира Миңнеголова. Арытаба ул Туймазы татар дәүләт драма театрында тавыш операторы булып урнаша. Соңгы елларда Дүртөйле мәдәният сараенда тавыш операторы булып эшли. Барлык уздырылган концертларда да катнашып килә. “Мобилизация башлангач, дүшәмбе көнне китүче егетләр каршында җырларга тиеш иде Артур, якшәмбе иртәнгә үзенә повестка китергәннәр. Нишлисең, гаиләдән аерылып китүе авыр булса да, ил кушкач, бармый булмый. Кичен саубуллашырга дип бар туганнар җыелдык. Икенче көнне иртәнгә Артур озатылучы егетләр сафына басты, урыс телендә җыр да башкарды, үзе эшләгән мәдәният йорты яныннан алып киттеләр”, - ди икетуган апасы ул көнне искә төшереп.
Моңа кадәр сәхнә түреннән генә таныш булган Артур Хәсәнов октябрьнең бер иртәсендә “Интернет йолдызы” булып уянды. Видео астында аңа меңләгән комментарийлар калдырдылар, бүгенге көндә дә язучылар бихисап. «Сиңа зур сәхнәләргә чыгарга кирәк», «Бик матур җырлыйсың», – диләр, рәхмәтләр әйтәләр. Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов кебек популяр җырчылардан да җылы сүзләр ишеткән ул. Ә менә шушы көннәрдә Артур Хәсәновны Филүс Каһиров Казанда үткән концертына чакырып, дуэт башкардылар. Тамашачы дәррәү кул чабып, тавыш биреп каршылады аны. “Җырчы булырга кечкенәдән хыялландым. Гастрольләр белән йөрергә, үз исемемне булдырырга бик тә телим. Мин әле яшь, шуңа ярты юлда тукталып калырга җыенмыйм. Алга таба да әлеге юнәлештә эшләвемне дәвам итәчәкмен”, -ди моңлы тавыш иясе.
Әйе, киләчәктә ни көтәсен, илдәге вәзгыятьне берничек тә фаразлап булмый, бары тик тынычлык урнашсын иде дип теләүдән башка чарабыз юк. Ничек кенә булмасын, махсус хәрби операциягә юлланган райондашларыбыз, шул исәптән моңлы сандугачыбыз Артур Мират улы да туган якларына исән сау әйләнеп кайтсын, киләчәктә аны зур сәхнәләрдә күрергә язсын дигән теләктә калам.
Лилия Йосыпова.
Фото: Интернет