

Балаларга патриотик тәрбия бирү максаты белән “Орленок” ял сәламәтләндерү лагеренда кичә оештырылды. Анда хәрби-интернациональ бурычларын кайнар нокталарда үтәгән якташларыбыз “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаяновһәм әгъзалары Фатих Нафыйков, Артур Нафыйков, лагерь директоры Азамат Минһаҗев катнашты.
Әфган сугышы ветераны, милициянең отставкадагы подполковнигы Фларис Тимермәлих улы: “Солдат батыр, чыдамлы булырга тиеш. Армия сафларында хезмәт итү өчен мәктәптә укыган вакытта ук тырышырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар”, – диде үз чыгышында.
Шулай ук хәрби хәрәкәт ветераннары Фатих Нафыйков, Артур Нафыйков укучыларга үз киңәшләрен биреп, туган илгә лаеклы шәхесләр булып үсүләрен теләде.
ЛНР һәм ДНР республикасы балалары үзләренең туган илләрендә нинди хисләр кичергәннәрен сөйләде. Алар үзләрен кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар алды, кул күтәреп фикерләре белән уртаклашты. Ватанпәрвәрлеккә корылган очрашу бик җанлы һәм нәтиҗәле узды, балалар бик канәгать калды һәм рәхмәт белдерде.