

112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе, генерал-майор Минегали Шәйморатов җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышы елларында Брянск, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш фронтларында сугыша, Сталинград сугышында, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Көнчыгыш-померан һәм Берлин стратегик операцияләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыгы өчен дивизия 16-нчы гвардия кавалерия дивизиясенә әверелә. 3 860 дивизия сугышчысы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, шул исәптән 78е - Советлар Союзы Герое, бишесе-Дан орденының тулы кавалеры.
13 ноябрьдә "Мәктәп Туризмы" программасы кысаларында Краснокамск районы музейнда Илеш районы һәм Краснокамск районы укучылары өчен мастер-класс уткәрелде , «Шәйморатчылар - воендар 112 нче кавалерия дивизиясе сугышчылары»дигән лекция уздырылды. Тыңлаучылар игътибарына видеопрезентация, документаль фильм һәм 16 Гвардия (112 нче) Башкорт кавалерия дивизиясенең сугыш юлы һәм Минегали Минаҗ улы Шәйморатовның биографиясе турында хикәя тәкъдим ителде.
Фото: vk.com/club