

Тыпый авылы кызы Гөлнара Габдуллина хәрбиләргә ярдәм итә
“Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” дигән девиз Бөек Ватан сугышы чорында һәркемнең яшәү принцибына әйләнә. Сугыш хәрәкәтләреннән ерак төбәкләр илебезнең оборона куәтен үстерүдә, җиңүне якынайтуда һәм фронтны азык-төлек белән тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйнаган. Халык фронтка мөмкин булганның барысын да эшләгән, хәтта танк һәм самолетлар өчен дә акча җыю оештырылган. Бу вакыйгалар инде күптән артта калган, тарих дәресләре дә онытылган, әмма Русия халкының бердәмлеге һәм ихтыяр көче бүген дә сакланып калган. Бу, күрәсең, безнең генетик хәтеребезгә салынган.
Хәзерге заманда шәһәрдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр күрше күршесен белмичә яшәсә дә, кичен подъезд алдында, яисә авылларда элеккечә капка төбенә чыгып, эскәмияләрдә җыелышып утырып сөйләшмәсә дә, халык бердәмлек рухын югалтмый. Нәкъ менә әлеге оешканлык, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм итә. Бүген илдә барган вәзгыять менә шушы сыйфатларны тагы да бер тапкыр исбатларга мәҗбүр итте, чөнки Русиянең кайсы төбәгенә күз салсаң да, махсус хәрби операциягә юлланган ир-егетләргә ярдәм җыела. Безнең район да үз егетләрен авыр вакытта ташламады, әледән әле гуманитар ярдәм җибәрелеп тора. Шунсы игътибарга лаек, Илештә туып-үсеп, бүген читтә яшәүче якташларыбызның да әлеге изге эшкә кушылуы икеләтә куанычлы. Шуларның берсе- Тыпый авылында туып-үскән, бүгенге көндә Балашиха шәһәрендә гомер итүче Гөлнара Казыйханова-Габдуллина. Узган елда аның аш-су остасы буларак Инстаграм челтәрен яулаган блогер булуы хакында гәзит укучыларны таныштырган идек инде. Бүген ул бөтенләй башка юнәлештә ярдәмчеллеге белән билгеле. Якташыбыз Украинада барган хәлне зәңгәр экраннар аша карап, интернетта укып кына түгел, тормыш иптәше Самат, энекәше Фидүс сөйләве буенча яхшы белә. Алар икесе дә Украинада хәрби хезмәттә. Самат (хәрби фельдшер) хәрби частьтә эшләү сәбәпле, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк озатылды. 6 айлык озайлы хезмәттән соң гаиләсе янында ялда булып, күптән түгел янә юлланды.
Гөлнараның көнкүрешен, тормыш юлын, аның кичерешләрен, шатлыклы, моңсулы вакытларын инстаграмда -150 мең, телеграммда - 37 мең, ВКонтакте челтәрендә 64 меңнән артык Русиянең төрле төбәгендә, хәтта чит илдә яшәүче татар-башкорт язылучысы күзәтә.
Февраль аенда махсус операция башланганнан бирле якташыбыз үз средстволарыннан хәрбиләргә посылкалар җибәреп торган, шуңа да анда нинди азык- төлек, кием-салым һ.б. кирәклеген бик яхшы белә. Мобилизация башлангач ул үз теләге белән волонтерлык эшен башлады. Менә айдан артык вакыт эчендә махсус хәрби операциягә баручы егетләргә битараф карамаган һәр язылучысы акчалата ярдәм җибәрә. Тамчыдан күл җыела дип юкка әйтмиләр бит, 10 сум да, 100 сум да бик зур файда. Беренче җыелган сумма мобилизацияләнгән солдатларга тәгаенләнсә, арытаба ике тапкыр ул Башкортстанның М.Шәйморатов ис. батальонына зур суммада акчалата ярдәм җибәрде. Шәйморатовчылар җавапны озак көттермәде, әлеге средстволарның иң авыр вакытта зур ярдәм булуын раслап, видео аша рәхмәт сүзләре белән бәйләнешкә чыкты.
Азык-төлек һәм кирәк –яраклар гына түгел, бар язылучылары хәрбиләрнең гомерен саклау өчен мөһим булган пилотсыз очу аппараты (дрон) алу өчен бердәм булып ярдәм җибәрде. Нәтиҗәдә 500 мең сумлык очкыч сатып алынып, солдатларга тапшырылды. Блогер якташыбыз кемнең күпме ярдәм җибәргәнен, нәрсә сатып алганын, чекларын, кыскасы, һәр адымын минуты-секундына кадәр фото, видео язмалар белән дәлилләп, үз каналында күрсәтә бара. Шуңа да аның намуслылыгы өчен аудиториясе хөрмәт итә, ярата.
Ике кечкенә сабые булуга карамастан, барына да җитешә ул, кибетләргә йөгереп кирәк әйберләрен дә җыя, коробкаларга тутыра, тиешле урынга илтеп тапшыра һ.б. “Аудиторияма ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәтлемен, шулкадәр изге, игелекле кешеләр күп булуына чиксез шатланам. Алар арасында райондашларым да хәтсез. Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән, яклаучы һәм саклаучы ир-егетләргә авыр вакытларында ярдәм кулы сузу һәркем өчен бик саваплы эш дип саныйм. Меңләгән мине карап баручы аудитория каршында зур җаваплылык тотканымны аңлыйм, мин бит бу эшне кемдер кушуы буенча, яки хезмәт хакы өчен башкармыйм. Бар күңелем белән, ихлас ярдәм итәм, бары тик файдасы булсын. Киләчәктә илебездә тынычлык урнашсын да, якыннарыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын, иң зур теләк шул бүгенге көндә”, -ди Гөлнара.
Лилия Йосыпова.