

Лаяшты авылы үзенең кул эшенә, җыр-биюгә осталары белән генә түгел, күпләп мал-туар, кош-корт үстереп тормыш итүче уңган гаиләләре белән дә күркәм. Әле яңа гына биредә мобилизацияләнгән егетләргә күмәкләшеп җыелышып җылы оекбашлар бәйләсәләр, бүген шул ук йортта - авылның хезмәт сөючән, ихтирамга лаек гаиләләренең берсе-Җәмилә һәм Хәниф Зариповлар хуҗалыгында күмәк хезмәт һәм зур бәйрәм рәвешендә халкыбызның яратып уздырган йоласы –каз өмәсе гөрләп үтте.
36 ел гомерен Лаяшты урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган, шул исәптән 14 ел директор вазифасын башкарган ветеран укытучы Җәмилә Зарипова “Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы” исеме белән бүләкләнгән. Хәтсез еллар, берничә чакырылыш рәттән Ишкар авыл советы авыл биләмәсе Советы депутаты итеп тә сайланган. Бу – халыкның аңа карата булган ихтирамы һәм ышанычы хакында сөйли. Шулай һәр эшне үз югарылыгында оештыра да, һәркем белән уртак тел дә таба ул. Лаеклы ялда булуына карамастан, Җәмилә Зәкәр кызы бүгенге көндә дә авыл тормышы белән кызыксынып яши, җәмәгать чараларында актив катнаша, Лаяшты авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Әхирәтләр” клубын җитәкли. Тормыш иптәше Хәниф Гарифҗан улы гомер буе М.Гафури ис. хуҗалыкта водитель, механизатор булып эшләгән, хуҗалык таралгач, мәктәп котельныенда һ.б. урыннарда хезмәт салган. Зариповлар ике ул һәм бер кызга гомер биреп, аларны олы тормыш юлына бастырганнар. Олы уллары Илшат гаиләсе белән Татарстан республикасының Яр Чаллы шәһәрендә яши, торак хуҗалыгы тармагында инженер булып эшли, тормыш иптәше, Ишкар кызы Алия белән берсеннән-берсе матур өч кыз үстерәләр. Кызлары Айсылу да Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кече уллары Илфат Уфа шәһәрендә гаиләсе белән яши, “УМПО” җәмгыятендә баш инженер вазифасын башкара,тормыш иптәше Эльвина белән ике кыз үстерә.
Йорт хуҗалары елның-елында 30-40ар бройлер тавыгы, күпләп каз үстерәләр, сыерын да асрыйлар, өстәвенә умарта да тоталар. “Гомернең көзенә керсәк тә, һич иренмибез, җәен балалар кайтып мал азыгы хәзерләргә ярдәм итә. Сату өчен түгел, гаиләбез өчен тырышабыз. Балаларның туган көннәрендә, башка бәйрәмнәрдә һәрберсенә күчтәнәчкә биреп җибәргәндә бик күңелле, җаннарга рәхәт бит”, -ди Зариповлар.
Быел да 25 каз үстергән авыл уңганнары. Елдагыча, казларны сую, йолку-чистарту эшләренә хуҗабикә авылдашларын, килендәшләрен, туганнарын, үзе йөргән “Әхирәтләр” клубы әгъзаларын чакырган, гаиләдә шулай күмәкләшеп эшләү гадәткә кергән.
Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды. Авылның берсеннән-берсе сөйкемле апалары яшь чакларын искә төшереп, үзләренең тормышында булган кызыклы хәлләрне сөйли-сөйли, җырлый-җырлый каз йолкыды. Гармун моңы да кушылып, халык моңнары белән дәртләндереп торгач, “Каз өмәсе” бәйрәм төсен алды. Чистартып бетергәч, йолкыган казларны бизәкле көянтәләргә асып, “Кыр казлары” җырын көйләп, моңланып, юарга кузгалдылар. Ә инде эшне тәмамлап, казларны элеп керүгә, өйдә өмәчеләрне мул табын, кайнар тәбикмәк көтә иде. “Җәмилә апа –мәктәп бусагасыннан белем биргән беренче укытучым гына түгел, һәр эштә минем уң кулым, зур ярдәмчем ул. Каз үстерү җиңел эш түгел, әмма тырышларга берни киртә булалмый. Җәмилә апа белән Хәниф абый елның-елында күпләп каз үстерәләр. Быел да шулкадәр күңел биреп, яратып тәрбияләгәннәре күренеп тора. Авылыбыз шундый уңганнары белән күркәм инде, - ди өмәдә катнашучы мәдәни оештыручы Земфира Әсәдуллина.
Әйе, эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап, дәртләнеп башкарсаң, әлбәттә, ул тиз дә, җиңел дә үтеп китә, озак вакытлар сагынып сөйләрлек була. “Икенче елларга да шулай исән-имин генә каз өмәләрендә очрашырга язсын, үстергән маллары хуҗаларга бәрәкәт китерсен”, дигән матур теләкләр белән таралышты өмәчеләр.
Лилия Йосыпова