

Ә безнең якташларыбыз явыз бандеровчыларны тармар итүдә, бер гаепсез халыкны яклауда үз өлешен кертә. Украинада махсус хәрби операция башлану белән туган илебезне якларга кыю йөрәкле илеш егетләре дә теләк белдереп, сугыш яланына юнәлде. Шулар арасында Югары Яркәйдә яшәүче Рубен Хәсәнов та бар.
Рубен Югары Яркәй авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә. Әтисе Флорид Исламгали улы район эчке эшләр бүлегендә намуслы эшләп, отставкадагы милиция майоры дәрәҗәсенә күтәрелеп, лаеклы ялга чыга. Улында да төгәллек, таләпчәнлек, сүздә тору кебек сыйфатларны тәрбияли. Рубен яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә. Аеруча боксны якын итә, төрле ярышларда катнаша, җиңү яулый. Әнисе, Түбән Череккүл кызы Мәрьям апа уңганлыгы, тырышлыгы, осталыгы белән тирә-якта хөрмәт казана. Нинди генә эшкә тотынса да аны ахырынача башкарып чыга, мактаулы хезмәткәр була. Кызганычка каршы, бәхеткә күмелеп яшәгән дә генә кайгы җиле ишекләрен шакый: 13 яшендә Рубен әнисез кала.
Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәптән соң, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алгач кыю егет армия сафларына юллана. Ул башта Таджикистанда, арытаба Чечня Республикаларында махсус тәгаенләнештәге хәрби частьтә пулеметчы разведчик булып хезмәт итә. Биредә дә сынатмый Рубен Хәсәнов, үзен тәртипле, принципиаль, гадел солдат итеп таныта, иптәшләренең, командирларының ихтирамын яулый. Чечняда күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнә.
Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан егет, хезмәт юлын Нефтекама шәһәрендә эчке эшләр органында башлый. Аннан соң Агыйдел шәһәренә күченеп, дәүләт автоинспекциясендә начальник урынбасары вазифасын башкара. Хезмәтен яратып намус белән үти, хезмәттәшләренең ихтирамын яулый. 2003 елда әтисе авырып китү сәбәпле, аны тәрбияләү өчен Рубен Югары Яркәйгә кайта һәм эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый.
1997 елда Рсай авылы сылуы Альмира белән матур гаилә коралар. Ике ул тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Тимур Уфа шәһәрендә эчке эшләр органында җинаять эзләү бүлегендә эшли. Вадим Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә 11 сыйныфта укый, тик яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Тормыш иптәше Альмира “Эра” җәмгыятендә сатучы булып эшли.
Агымдагы елның 17 июнендә Рубен Хәсәнов үз теләге белән Украинада барган махсус хәрби операциягә юллана. 5 көнлек хәрби әзерлеек үткәч аларны Луганск Халык Республикасына җибәрәләр. Алар төрле шәһәравылларны азат итүдә катнаша. Донецк Халык Республикасына килгәч Солидар шәһәрендә взвод разведчигы булып хәрби юлын дәвам итә. Шулай көннәрнең берсендә аларны дошманнар тылына җибәрергә карар кылалар.
Рубен Хәсәнов сүзләренә караганда, 8 август көнне 9 кешедән торган төркем иртәнге сәгатьтә, караңгы да ук, дошман тылына юллана һәм чолганышта кала. Бер якта танклар, икенче якта пулеметлар гөрелдесе генә яңгырый. Урман полосасыннан барганда квадрокоптер ярдәмендә кайда булуларын ачыклыйлар. Чолганыштан кичке тугызларда гына чыгалар. Рубен снаряд ярчыгыннан яраланган ике солдатны коткара. Аларның икесен дә күтәреп, махсус пунктка илтә. Ләкин караңгыда төркем алдыннан барганда, ничек кенә сак булырга тырышмасын, Рубен үзе дә минага эләгә. Аны иптәшләре күтәреп алып чыга һәм беренче ярдәм Попасная шәһәрендә күрсәтелә. Луганский, аннан Дондагы Ростов шәһәрләрендә госпитальдә ята. Арытаба Мәскәүдәге Вишневский хәрби госпиталендә дәвалануын дәвам итә. 30 сентябрьдә туган якларына әйләнеп кайта батыр солдат.
- Мәскәүдән дусларым самолетка утыртып озатып җибәрде. Югары Яркәйгә кайткач муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин белән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рәмил Бәхтизин, “Урал” җәмгыяте директоры Елена Ибраһимова, дуслар, туганнар хәлемне белергә килде, һәммәсе дә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. Барысына сәламәтлек, уңышлар гына телим, - ди илешебезнең батыр яугире.
Әлеге көндә Рубен Хәсәнов Мәскәүдәге госпитальдә дәвалана. Реабилитациядән соң аңа протез куячаклар.
Нинди генә авырлыклар күрсә дә, үлем белән күзгә-күз очрашса да яшәү дәртен югалтмаган, күңел төшенкелегенә бирелмәгән, сынауларда сынмаган Рубен Хәсәнов. Тормышны, гаиләсен, Ватаныбызны, туган җиребезне яратуы, чын патриот, көчле рухлы булуы белән күпләргә үрнәк булып тора кыю йөрәкле солдат.
Лира КӘБИРОВА.