Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 декабрь 2022, 10:29

Котлыйбыз!

Башкортстан Республикасының Аскын авылында районнар һәм шәһәрләр арасында 2022 елның 2 декабрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Өмет фәрештәләре-2022" ачык сәнгать иҗаты фестивале уздырылды, .

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Фестивальнең максаты: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, аларның хәзерге җәмгыять тормышына актив интеграцияләнүенә ярдәм итү

Аскын авылы мәдәният йортында республиканың төрле якларыннан катнашучылар җыелды.

Аделина Гайнетдинова декоратив-гамәли иҗат номинациясендә Миннекаева А.А җитәкчелегендә 1нче урынны алды;

"Хореография" номинациясендә Габдекиев А.А җитәкчелегендәге "Алтынай" бию коллективы 1нче урынны алды.

Талантлы, эчкерсез, үзенчәлекле балалар чыгышлары белән һәр тамашачының күңеленә хуш килде. Фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

 

Фото: vk.com

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас