Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 декабрь 2022, 06:33

И хатын-кыз - иң гүзәл зат

Менә инде күп еллар дәвамында район мәдәният сараенда Гүзәл Илгиз кызы Габдекәева балаларга һәм яшүсмерләргә мәдәнияткә, хореографиягә мәхәббәт тәрбияләү, бию сәнгатен мавыктыру һәм яшь талантларны үстерү өчен тырышып, нәтиҗәле хезмәт куя

И хатын-кыз - иң гүзәл затИ хатын-кыз - иң гүзәл зат
И хатын-кыз - иң гүзәл зат

Мәдәният өлкәсендәге хезмәт эшчәнлеген ул 2005 елда район мәдәният сараенда мәдәни оештыручы буларак башлый. Арытаба клуб мөдире, сәнгать җитәкчесе, балалар  сәнгать мәктәбендә хореография укытучысы вазыйфаларын башкара.

Агымдагы елдан район мәдәният сараеның балалар хореография коллективы җитәкчесе булып эшли. Аның җитәкчелегендәге «Акбузат» ансамбле «үрнәкле» исемен йөртә. Коллектив даими рәвештә халыкара, республика, зона конкурсларында катнаша. Әйтик, «Дуслык хороводы» Ачык Республика балалар хореографиясе фестивалендә -"хореография сәнгатен үстерү һәм саклау өчен" номинациясендә диплом, башкорт этник мәдәниятенең һәм хәзерге заман сәнгатенең күп жанрлы «Ауаз» республика фестивалендә -3 дәрәҗә лауреат, «Танцемания» хореография сәнгатенең XIV халыкара конкурсында -2 нче дәрәҗә лауреат исемен алды сәнгать осталары.

   Гүзәл Илгиз кызы эшендәге югары казанышлары өчен муниципаль район хакимияте башлыгының, «Мәдәният бүлеге» МБУ Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тормыш иптәше Айдар да хореография белән шөгыльләнә. Күркәм пар ике бала тәрбияли.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас