

"Андреевка" кирпеч заводы җәмгыяте эшчәннәре хезмәтләрен сыйфатлы, төгәл, җаваплы башкара. Алар чыгарган чимал тирә-як районнарда, республикада һ.б. төбәкләрдә зур сорау белән кулланыла. Монда 20 ел хезмәт стажына ия булган өлкән мастер Валентина Авзалованың да өлеше зур.
Груздевка авылында гомер кичерүче Валентина Владимировна кирпеч заводында 2002 елның маенда эшкә килә һәм шихтовщик булып урнаша. Беренче көннән үк Валентина үзен уңай яктан гына күрсәтә. Эше авыр булса да сынатмый, бар тырышлыгын салып башкара. Аның төгәллеген, таләпчәнлеген күреп җитәкчелек биш елдан соң участок мастеры итеп итеп тәгаенли. Агымдагы елда һөнәрен бар күңел җылысын биреп үтәгән В.Авзалованы өлкән мастер итеп билгелиләр. Вазыйфасын зур җаваплылык белән башкара ул. Заводта чыгарылган кирпечләрнең санын төгәл алып бара.
Коллективында хезмәттәшләре арасында хөрмәт яулаган Валентина Владимировна гаиләсе белән дә бәхетле. Тормыш иптәше Рәдис белән өч балага – Екатеринага, Антонга, Артемга гомер бүләк итәләр. Алар әти-әниләрен ихтирам итеп, ярдәмләшеп торалар. Кызы Екатерина гаиләле, ике кыз үстерә.