Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 декабрь 2022, 16:11

Районда берьюлы дүрт гаилә өй туе үткәрде

Бүген районда 4 гаиләгә «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән яңа йортларның ачкычларын тапшырдылар

Районда берьюлы дүрт гаилә өй туе үткәрдеРайонда берьюлы дүрт гаилә өй туе үткәрде
Районда берьюлы дүрт гаилә өй туе үткәрде

Бүген районда 4 гаиләгә «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән яңа йортларның ачкычларын тапшырдылар. Яңа торакка Йоннадан Нигъмәтуллиннар, Иске Нәдер авылыннан Филимоновлар, Ябалак авылыннан Мәхмүтовлар һәм Илештән Галиуллиннар ия булды. Барлык гаиләләр дә агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәт итәләр һәм дәүләт программасында катнашалар.

Йортлар гаиләләргә торак урыны наем шартнамәсе буенча бирелгән. Торак әлегә арендада булса да, вакыт узгач, аны ташламалы шартларда сатып алырга мөмкиннәр. Әйтик, эш бирүче белән хезмәт килешүе буенча 10 ел эшләгәннән соң, гражданнар торак төзелешенең исәп-хисап бәясенең 1 процентыннан артмаган бәядән торак урынын үз милкенә сатып ала алалар.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас