Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 декабрь 2022, 09:44

Тамырлары белән илешле

Туган якны данлап җырлыйлар Читтә яшәүче сәләтле милләттәшләребез уңышлары белән сөендерә Белмим, районның табигате матур булгангамы, Базы елгасы буенда урнашкангамы, бәлки үзләре тырыш халкымдыр - нәрсә булуга карамастан, илешлеләр сәхнәгә чыкса, тамашачы бик җылы каршы ала

Тамырлары белән илешлеТамырлары белән илешле
Тамырлары белән илешле

Милләттәшләрем Ханты-Мансий төбәге, Югра җирлегендә дә матур итеп яшиләр, тырышып эшлиләр. Кемдер Себердә гаиләсе белән гомер итә, кемдер бер-ике елдан соң кайтырмын дип акча эшләргә өметләнеп килгән. Күпләре ниндидер сәбәпләр аркасында озак елларга биредә яшәп калган.

   Күптән түгел Когалым шәһәрендә "Уйна гармун" фестивале үтте һәм Түбән Варта шәһәреннән "Шатлык" татар-башкорт ансамбле вәкилләре дә килгән иде. "Шатлык" ансамбле күпләребезгә таныш, аның белән озак еллар Рәйлә Рафыйк кызы Юмагулова җитәкчелек итә. Кайда гына катнашмасыннар, коллектив лаеклы урыннар яулый. Шуңа да "Исеме - җисеменә туры килгән",  дип әйтәләр аның турында.
Конкурска әлеге ансамбльнең ике вәкиле - абыйлы-энеле гармунчы Шәйдуллиннар килде. "Фәис Котдус улы коллективта 30 елдан артык йөри, барлык үткән чараларда актив катнаша, лаеклы урыннар яулый. Шундый вакытлар булды, ерак араларны якын итеп артистлар концерт белән безнең шәһәргә киләләр дә, ниндидер сәбәпләр аркасында гармунчылары сәхнәгә чыга алмый. Шулвакыт Фәис Котдус улы һәрвакыт ярдәмгә килә, ул да алар белән сәхнәдә.
Хәзерге вакытта оныклары да калышмый, музыка мәктәбендә баян классында укып йөриләр", - ди Рәйлә ханым.
Конкурстан соң Фәис һәм Фәнүс Шәйдуллинар белән якыннан танышасым килде. Фәнүс абый Базы-Куян авылында күп балалы гаиләдә туып - үскән. Абыйсы Флүс Дүртөйле шәһәрендә яши, сеңлесе Вәсимә - Семилеткада, бәләкәй энеләре Фәйләс Излучинск шәһәрендә гомер итә.
Фәнүс абый башлангыч сыйныфны үз авылында укый, арытаба Дөмәйгә йөреп укып, аттестат ала. "Унике яшемдә гармунда уйнарга өйрәндем, 9 сыйныфта баянны үз иттем. Мәктәптән соң, өй эшләре төгәлләнгәч, клубка җыела идек. Гармунда уйнаганымны бик яраталар иде. Өлкән гармунчылар килсә, балалар сәгате чыкты дип безне кайтарып җибәрә иделәр"- дип Фәнүс абый балачак хатирәсен искә алып сөйләде.

   Мәктәпне тәмамлап, аттестат алгач Уфага юл тота, электрик һөнәрен үзләштерә.1978 елда армия сафларына алына, Красноярск өлкәсендә хезмәт итә.Егетлек бурычын үтәп кайткач, Зирина сылу белән гаилә кора һәм 1981 елда Түбән Варта шәһәренә юл тоталар. Башта кызлары Гүзәл , аннан уллары Рәмил туа. Хәзерге көндә алар үзләре әти-әни, балалар үстерәләр.

  Шәһәр күләмендә, төбәктә үткән чараларда абыйлы-энеле Шәйдуллиннар актив катнашалар. Бу юлы өлкән гармунчылар арасында Фәис абый беренче урынны алды, Фәнүс абый да энесеннән калышмады-ул икенче урынга лаек булды. Музыкага гашыйк булу, сәләт нәселдән киләдер, дип уйлыйм.
Интернет челтәрләренә кереп караганда, Фәнүс Котдус улының бик күп шигырьләрен укырга мөмкин. Поэзадан тыш, ул аларга көйләр дә яза әле. Мәхәббәткә мәдхия, әниләргә, туган ягы  - Илешенә карата сагыну хисләрен белдерсә, яшәгән җире Түбән Варта шәһәренә ул дан җырлый.
Менә шундый үрнәкле гаиләләр яши Себер якларында. Фәис һәм Фәнүс Шәйдуллиннарга  иҗади уңышлар телим, яңа үрләр яуларга язсын.

 

Раушания Исхакова. Ханты-Мансийск шәһәре.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас