Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 декабрь 2022, 09:20

Дөнья матурлыгы бер - береңне хөрмәт итүдә

Бер-береңә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр hәрвакыт ныклы hәм бәхетле була. Әлеге язма Уяндык авылында гомер кичерүче Фәндәлия һәм Марат Хуҗыйәхмәтовларның тату гаиләсе турында.

Дөнья матурлыгы бер - береңне хөрмәт итүдәДөнья матурлыгы бер - береңне хөрмәт итүдә
Дөнья матурлыгы бер - береңне хөрмәт итүдә

Шушы авылда туып, аның чишмә суларын эчеп үскән Маратны язмыш туган авылы өчен яраткан, күрәсең. Бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныккан егет, ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан бирле авылда яши. Югары Яркәйдәге һөнәри училищеда тракторчы һөнәрен үзләштереп, “Агыйдел” колхозында механизатор булып тир түгә. Үзенә ышанып тапшырылган “Т-150”, “К-700” тракторларын һәрвакыт төзек йөртә. Хуҗалыкта эшләү дәверендә күпме басуларны иңли ул. Язгы-көзге кыр эшләрен вакытында башкарып, елның-елына мул уңыш үстерүгә лаеклы өлеш кертә, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Марат Рәхимҗан улы лаеклы ялга чыкканчы “УралНефтеТранс” җәмгыятендә башта слесарь, аннан соң тракторчымашинист булып эшли. Кайда гына хезмәт салса да тырышлыгы, төгәллеге, өлгерлеге белән аерылып тора, һәрвакыт мактаулылар сафында була.

Фәндәлия Иске Кыргыз авылында Саимә һәм Мөхәммәтсафа Мисбаховлар гаиләсендә дөньяга килә. Яңа Аю, Андреевка урта мәктәпләрендә белем ала. Нефтекама һөнәри училищесында бухгалтерлар курсын тәмамлый. Хезмәт юлын “Агыйдел” колхозында бухгалтер булып башлый.

1980 елда җиргә ак юрган ябылган кыш мизгеленең декабрь аенда Фәндәлия белән Марат гөрләтеп туй уздыралар. Килен буРайоныбызда татулыклары белән күпләргә үрнәк, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып гомер кичерүче гаиләләр бихисап. Этәй авылында гөрләтеп дөнья көткән Лена һәм Фирус Наҗаровлар шундыйлардан. Бәхеткә күмелгән йорт Гаилә бите лып төшкәннең тәүге көненнән үк каенана үз кызы кебек кабул итә. Хуҗыйәхмәтовлар 1989 елда күркәм йорт салып башка чыга. Фәндәлия кияүгә чыккач, Уяндык авылында почтальонка булып эшли. Ул кышкы салкыннарда да, җәйге челләдә дә, карлы, яңгырлы көннәрдә дә халыкка хезмәт итә. Авыр сумкаларын күтәреп, өйдәнөйгә яңа табадан төшкән газета-журналларны өләшә. Аның һөнәрен яратып башкаруы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә район тормышы, ил-көн яңалыклары белән уяндыклылар вакытында таныша, рухи азык туплый. Почтальон эше аның белән генә чикләнми: пенсияләр тарату, түләүләр кабул итү дисеңме. Өстәвенә, күп йөрергә, алай гына түгел, күп сөйләшергә дә кирәк. Фәндәлия Мөхәммәтсафа кызы әлеге һөнәргә 20 елдан артык гомерен багышлап, лаеклы ялга чыга. Пенсияга чыккач та тик утырмый ул, 8 ел авылдагы “Халидә” мәчетендә җыештыручы була.

 Өч баласы - Айрат, Лилия, Булатка гомер бүләк итеп, белем һәм тәрбия бирәләр. Алар бик уңган, тырыш, эштән курыкмый торган булып үсә. Һәрберсе һөнәре буенча эшләп йөри, һәрвакытта әтиәниләренә булышып кына торалар. Олы уллары Айрат - Чакмагыш районында, Лилия - Уяндыкта, Булат Уфада гаиләләре белән үзаллы тормыш көтә.

Матурлыкка гашыйк, дөнья көтәргә искиткеч тырыш, күркәм холыклы Хуҗыйәхмәтовларның җитеш тормышына сокланмаган кеше юктыр. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Иртә яздан кара көзгә кадәр чәчкәләргә күмелеп утырган бакчада нинди генә яшелчә-җимеш һәм җиләк үсмидер?

Фәндәлия апа белән Марат абыйларга кайчан гына керсәң дә ачык йөз белән каршы алып, кунакчыллык күрсәтәләр. Алар һәрчак нәрсәдер эшли, йөгерә, әзерли. Гомумән, кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Ялгышмаганнар Фәндилә апа белән Марат абый яшьлектә бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч баласына һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, 5 оныгына кадерле дәү әни белән дәү әти, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган, киң күңелле чын кешеләр.

 

Миләүшә Мәҗитова, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас