Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 декабрь 2022, 07:00

җиһанда син бер - тиңсез

Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Миләүшә Мәҗитова әлеге вазыйфада 20 елга якын намуслы хезмәт сала

җиһанда син бер - тиңсезҗиһанда син бер - тиңсез
җиһанда син бер - тиңсез

Эшләү дәверендә үзен җаваплы, инициативалы, таләпчән, максатына омтылучан, тырыш хезмәткәр итеп таныта. Закон һәм норматив актларны белеп, аларны эшендә оста куллана. Халыкның социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән зур эш башкара, гражданнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм аларны уңай хәл итәргә ярдәм итә. Иң мөһиме, халык белән һәрвакыт уртак тел таба, оештыру сәләтенә ия. М.Мәҗитова авылдашлары арасында ихтирам казана. Биләмәдә төрле чаралар оештырганда беренчеләрдән булып йөри.

Миләүшә Рәис кызы уңган хуҗабикә, кайгыртучан, яраткан әни дә ул. Кызы Чулпан Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган.

М.Мәҗитованың күпьеллык намуслы хезмәте лаеклы бәһаланып, Башкортстан Республикасының, муниципаль район хакимиятенең һ.б. инстанцияләрнең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас