

Аеруча, хезмәт ветераны Зөлфия Әхмәтова үзенең юмартлыгы белән күпләребезне шаккаттырды. Зөлфия Шәрифҗан кызы XXII партсъезд ис. кооперативта намуслы хезмәт салып, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә күпләп сарык, кошкортлар асрый. Солдатларга сарык йоныннан 14 пар оекбаш бәйләп алып килде. Өстәвенә, тартмага төрле тәмле кәнфитләр, шоколадлар да салган. Оекбашның эченә яугирләргә исән-сау, җиңү белән туган якларына, газизләре янына әйләнеп кайтуларын теләп, йөрәк җылысы белән язылган хат тыккан.
Зөлфия Әхмәтова бүләкләрен Урындагы инициативаларны яклау программасы чикләрендә реконструкция ясалып, күптән түгел ишекләрен ачкан Чияле-Әтәч авыл клубына китереп тапшырды. Илгә авыр мәл килгәндә сынала кеше. Нәкъ шушы чакта халыкның бердәмлеге, көче күренә. Киләчәктә дә авылдашларыбыз сынатмас, кулларыннан килгәнчә ярдәм кулы сузар, дигән ышанычта калабыз.
Рәвилә Акмалова, мәдәни оештыручы. Чияле-Әтәч авылы.