Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 декабрь 2022, 09:13

И хатын-кыз - иң гүзәл зат

Авырып китсәк тә, берәр бәхетсезлек очрагына тарысак та, иң элек ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратабыз

И хатын-кыз - иң гүзәл затИ хатын-кыз - иң гүзәл зат
И хатын-кыз - иң гүзәл зат

Аларның ныклы канатлары, җитезлек, осталыклары күпме гомерләрне саклап калуын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Рәмзия Хаммат кызы Илһамова да – үз эшенең остасы. Ашыгыч ярдәм фельдшерына хас барлык сыйфатларга да ия, белемле, җаваплы белгеч. Меди-цина өлкәсенә 1979 елда аяк баскан Рәмзия Хаммат кызы район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә дүрт дистә елга якын хезмәт сала. Бүгенге көндә ул диспетчер буларак, чакыруларны кабул итә. Һәрвакыт игътибар белән тыңлый һәм авыруның хәлен җиңеләйтү өчен киңәшләрен әйтеп, белешмә-мәгълүмат бирә, медицина бригадасын җибәрә. Эшендә алыштыргысыз хезмәткәр булса, ике улы, бер кызы өчен кадерле әни, тугыз оныгына яраткан дәү әни ул

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас