

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең Ибраһим фермасының алдынгы бозау караучысы Зөһрә Бәдретдинова моны аңлап, һөнәрен яратып, бар күңел җылысын биреп башкара. Ул бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сөт һәм су эчәргә, печән ашарга өйрәтә. Бозау бүлмәләрендәге чисталык, идәннәренең тизәктән тазартылып торуы монда уңган, булдыклы терлекче көч салганын дәлилли. Әлеге көндә аның карамагында 60тан артык яшь үрчем тәрбияләнә.
Зөһрә Әскать кызы кадерле әни дә, яраткан дәү әни дә. Тормыш иптәше Рәфис Тимершәриф улы (мәрхүм) белән өч балага гомер бирәләр. Олы улы Рөстәм Иске Күктау сөтчелек фермасында оператор булып эшли. Яңарак кына тормыш иптәше Алина белән уллары Эмильне кулларына алдылар. Кызы Алсу Рсай авылы егете Эдуард Илдар улына кияүгә чыгып, Арслан белән әлеге вакытта декрет ялында. Чулпан Иске Күктау урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында белем ала.