

Уфа сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, 2000 елда фортепиано классы буенча укытучы сыйфатында туган мәктәбенә эшкә урнаша.
З.Шәрипова - югары категорияле укытучы. 2021 елдан укыту-тәрбия эше буенча урынбасары булып эшли. Хезмәт дәверендә 60тан артык укучы чыгарган.
Педагогның югары һөнәри осталыгы, яшь буынның сәнгать белемен үстерүгә керткән өлеше дипломнар, грамоталар,рәхмәт хатлары белән билгеләнә. Иң мәртәбәлесе - Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы.
Зилә Әкъсән кызы талантлы педагог кына түгел, яраткан әни һәм кайгыртучан тормыш иптәше дә. Ире Рәнис белән бергә ике кыз тәрбиялиләр. Ленара, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, Уфа дәүләт авиация университетында икътисад факультетның 3 нче курсында уңышлы укый. Динара-7 нче сыйныфта яхшы билгеләргә өлгәшә. Хезмәт сөючән һәм максатчан Зилә Әкъсән кызы тирә-яктагы кешеләргә мәктәптә дә, өйдә дә уңай кәеф тудырырга сәләтле.