Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 декабрь 2022, 06:28

И хатын-кыз - иң гүзәл зат

Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү буенча төркемнең өлкән инспекторы, полиция майоры Эльвера Арысланова 26 ел хокук саклау органнарында хезмәт куя

И хатын-кыз - иң гүзәл затИ хатын-кыз - иң гүзәл зат
И хатын-кыз - иң гүзәл зат

Бөре шәһәрендә филолог белгечлеген үзләштергәннән соң, ике ел район үзәгендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1996 елның декабрь аенда үзенең карьера үсешен хокук саклау органнарында секретариатның секретарь-машинист вазыйфасыннан башлый. Бүген полиция майоры коллективта абруйлы, хезмәттәшләренә ярдәмчел һәм ныклы ышанычлы дус булып тора. Өч бала анасы 22 яшьлек Артурга, 16 яшьлек Элинага, 15 яшьлек Алмазга - бердәнбер киңәшче, ныклы тыл. Э.Арысланова үзенең хезмәт бурычын намуслы, һөнәри осталык белән башкара. Бүлек тормышында актив катнаша

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас