

Авылдагы ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең кайсына ике-өч көнгә бер, бер ишенә көн саен бара ул. Глүдә Рафаэль кызы аларга төрлечә ярдәм итә. Кемдер ашарга үзе әзерли, кайсыларына социаль хезмәткәр булыша. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү, кибеттән азык-төлек алып кайту, кар көрәү, су алып кайту, бакчада эшләү, өй җыештыру кебек эшләрне дә башкара ул. Г.Хәсәнова авыл тормышында да актив катнаша. Клубта узган мәдәни чараларның үзәгендә кайный. Тормыш иптәше Гарифҗан Мәхтүмҗан улы белән өч бала тәрбиялиләр. Уллары Алмаз Нижневартовск шәһәрендә яши, Ирина белән ике балага гомер биргәннәр. Айнур Нефтекама шәһәрендә төпләнеп, Регина белән бер ул үстерәләр. Алсу Югары Яркәйдә сатучы булып эшли. Глүдә Хәсәнованың намуслы хезмәте лаеклы бәһаланып, төрле инстанцияләрнең Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары белән бүләкләнә.