

Бүгенге көндә тормыш иптәше Глүс Җиһаншин (ветеринария дәваханәсе мөдире) җитәкчелегендә Исанбай ветеринария дәваханәсендә әйдәп баручы ветеринария врачы булып эшли. Алар Аккүз, Ябалак, Исанбай авыл советы авыл биләмәләренең (12 торак пункт), «Илеш» кооперативының, 3 крестьян-фермер хуҗалыгының терлекләре сәламәтлеге сагында тора. Территорияләрдә профилактик прививкалар, дәвалау чаралары даими үткәрелә. Әнүзә Юнир кызы хезмәттәшләре һәм халык арасында зур хөрмәткә ия. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өлкәннәре Аделина югары уку йортын тәмамлап, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә эшли, гаиләле. Кече кызлары Эльвира Уфа шәһәрендә төзелеш компаниясендә инженер булып хезмәт сала.
Җиһаншиннар гаиләсендә татулык хөкем сөрә. Иң мөһиме, бәхетле ана гаиләсендә балаларының, онык-оныкачларының куанычын тоеп яши һәм шуның белән бәхетле.