

Ул “Илеш” кооперативында бухгалтер булып эшли башлаганга да инде 41 ел гомер узган.Тормыш иптәше Рәшит (мәрхүм) белән ике балага гомер биргәннәр. Әйткәндәй, кызы Лүзия дә әнисе юлын сайлаган – “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә бухгалтер. Улы Илшат - нефтьче. Фәния Басыйрованың бертуган сеңлесе Тәрҗимә Шәйсолтанова да 16 ел Куйбышев ис. кооперативта бухгалтер һөнәрен башкарган, хәзер ике дистә елдан артык склад мөдире булып эшли. Аның тормыш иптәше Вәгыйзь 20 ел дәвамында хуҗалыкның алдынгы игенчесе була, арытаба водитель, машинист булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Күркәм гаилә ике бала үстереп, зур тормыш юлына чыгарган. Шушы көннәрдә апалы-сеңелле Фәния Басыйрова һәм Тәрҗимә Шәйсолтанованың күпьеллык намуслы хезмәтләре бәяләнеп, муниципаль район хакимияте дипломына лаек булдылар.