

Гомеремнең хәтсез елларын җәмәгать эшләрендә кайнап үтте. Мәктәптә укыганда пионер оешмасында отряд, дружина советлары рәисе, сыйныф,
төркем, взвод комсоргы вазифаларын башкарырга туры килде. Ә соңрак, 1971-1973 елларда-ВЛКСМ район комитетының икенче, 1973-1979 елларда беренче секретаре булып эшләдем. 15 елга якын партия органнарында хезмәт иткәннән соң, хаклы ялга чыкканчы, яшьләргә һөнәри белем бирдем, тормышымны балалар тәрбияләүгә багышладым.
Яшьләрнең дөньяга карашы аларның эше, әхлагы мине һәрвакыт кызыксындырды. Шуңа күрә төрле буын кешеләренең шушы сыйфатларын
өйрәнүне үземчә мөһим мәсьәлә дип уйларга тырыштым. Дөрес нәтиҗә ясау киләчәктә тәрбияви эшләрне кирәкле юнәлештә алып барырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Соңгы елларда дөньяда барган хәл-вакыйгалар күпләрне уйланырга мәжбүр итәдер, мөгаен. Аерым шәхесләрнен
СССР дип аталган бөек Дәүләтне таркалуга китергән гамәлләре, әйдәүче жәмәгать оешмаларының эшчәнлеген туктату, үсешкән хәрби, икътисад,
тәрбия, мәгариф системасын һәм башка мөһим юнәлешләрне юкка чыгарырга маташу эзсез калмады, билгеле. Әмма үз вакытында чара күрү илебезне бөтенләе белән таркалудан коткарды дигән ышаныч халкыбыз күнеленә көннән-көн ныгырак юл яра дисәк ялгышмабыз кебек.
Үз вакытында район музей директоры В.В.Михайловның “Илеш комсомолы тарихы шулкадәр бай, тик аны өйрәнүче генә юк!” - дип әйткәне хәтердә.
Район тарихын тирәнтен өйрәнеп, аны төрле жанрларда нәшер итүгә баһалап бетергесез өлеш керткән шәхеснең сүзләрен мин аның васыяте итеп кабул иттем һәм проблеманы төзәтергә үземә сүз биргән идем. Төрле каршылыклар булуына һәм 4 елга якын вакытымны сарыф итүемә карамастан, ниһаять, бай материал тупларга ирештем һәм нәшер итергә әзерләдем. Чынлап та, моннан 100 ел элек башланган район яшьләр хәрәкәте данлы юл үтте. Аның сафларында тәрбияләнгән дистәләрчә мең егет һәм кызлар район, илебез тормышының барлык тармакларында да зур урын алып тордылар. Иң мөһиме, яшьләрдә Ватанны, туган жиреңне саклауга, эшсөючәнлек, әхлаклылык, белемгә, мәдәнияткә, сәламәт тормышка омтылу хисләре тәрбияләүгә район комсомолы үз өлешен кертте. Шул дәвердә яшьләрне тәрбияләү буенча зур тәжрибә тупланды. Бу турыда
минем “Горячие сердца. История Илишевского комсомола” дип аталган булачак китабымда ачык күрсәтелгән. Материал туплауда, аны кирәгенчә эш-
кәртүдә ярдәм иткән район тарих-туган якны өйрәнү музееның элекке өлкән фәнни хезмәткәрләре Р.Камалов һәм Г.Шәкүровага, хезмәт ветераннары Т.Бәһаветдинова һәм З.Камалетдиновага, «Маяк” гәзите хезмәткәрләренә, истәлекләре белән уртаклашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.
Агымдагы елда Гомумрусия балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмасын төзүгә багышланган канун кирәклеге турында сүз алып бару кайчандыр
җибәрелгән хаталарны төзәтүгә бер адым булып торадыр дип уйлыйм. Булачак оешманың эшен оештыруда
комсомолның тәҗрибәсе ниндидер дәрәҗәдә ярдәм итәчәгенә ышанам. Мин китабымда һәр буын яшьләрнең район тормышында зур роль уйнаганын,
комсомол оешмаларының яшьләрне тәрбияләүгә керткән мактаулы эшләре турында чагылдырырга тырыштым. “Чагыл” халык театры, “Яшьлек”, “Йәйгор” халык бию ансамбльләре тарихы, район пионер оешмасының елъязмасы китапта аерым урын алды. Күп кенә комсомол хезмәткәрләре, оешма секретарьлары, активистларның эше киң яктыртылды. Аларның күбесен шәхсән белүем алар турында тулырак бәян итәргә мөмкинлек
бирде. Китап бик күп фоторәсемнәр белән баетылачак. Бу әсәрем күпләрдә кызыксыну уятыр, авыл һәм мәктәп китапханәләрендә, авыл биләмә-
ләрендә, хуҗалыкларда һәм төрле оешмаларда тиешле урын табыр дип уйлыйм.
Нәшер итү өчен финанс туплау максатында китапка язылу игълан итәргә мәҗбүрмен. Иганәчеләр дә битараф булмаслар дип өмет итәм. Белешмәләр өчен
телефоннар: 8-917-45-51-579 һәм
5-19-14.
Сәлимҗан Муллаянов