

Илеш районы электр челтәре «Башкирэнерго» җәмгыятенең Октябрьский электр челтәренең структур подразделениесе булып тора. Подразделение структурасы – Андреевка, Яркәй һәм Үзәк бүлү челтәрләре участогы, подстанция бүлеге, электр энергиясе учеты төркеме һәм кулланучыларны кушу участогы.
Илеш районы электр челтәре 6-10 киловольтлы – 745 км, 0,4 киловольтлы -600,8 км озынлыктагы, шул исәптән 125 км изоляцияләнгән тимер чыбык белән һава линияләрен эксплуатацияләү эшләрен башкара.
Безнең карамакта 10/0,4 киловольтлы 654 трансформатор пункты, 35/6-10 киловольтлы 9 подстанция булып, аларга 527 предприятие, 13270 абонент тоташтырылган. Коллектив 53 кешене берләштерә, барлыгы 17 берәмлек механизм һәм машина бар.
Төп эшчәнлегебез техник хезмәтләндерү, капиталь ремонт, кулланучыларны технологик тоташтыру, аларны карап чыгу, 35/6 (10) кВ подстанцияләрен һәм 0,4-10 кВ бүлеп бирү челтәрләрен яңадан техник коралландыру һәм реконструкцияләү планнары нигезендә башкара. Коллектив тырышлыгы белән электр челтәрләрендә аварияле очраклар оператив рәвештә хәл ителә, кулланучыларга транспортлау вакытында электр энергиясен югалтуларны киметүгә ирешелә.
2022 елда район электр челтәренең оператив-диспетчер төркеме реорганизацияләнде. 0,4-10 кВ, ТП-10(6)/0,4 кВ, ПС 35/6-10 кВ бүлү челтәрләре белән оператив технологик идарә итү Октябрьск шәһәрендәге челтәрләр белән идарә итү үзәгенә күчте. Аварияләрне ликвидацияләү тәүлек әйләнәсенә оператив-күчмә бригада тарафыннан башкарыла.
Һава линиясенең 0,4-10 кВ саклау зонасында капиталь ремонтның һәм техник хезмәтләндерүнең даими үткәрелүе җитешсезлекләрне үз вакытында ачыкларга һәм аварияләрне булдырмаска, корылма-җиһазларның өзеклекләрсез эшләвен тәэмин итә.
Һава линиясенең 0,4-10 кВ капиталь ремонт планы буенча ел дәвамында Югары Яркәй һәм Исәммәт авылларында 0,98 км линия ремонтланды.
Мастерлар Наил Яхин, Алмаз Әшарапов, Рәмзил Рамазанов җитәкчелегендә Юлдаш, Ишкар, Теләкәй, Иске Дөмәй, Яңа Аю, Ябалак, Югары Яркәй, Түбән Яркәй торак пунктларында 9 көч трансформаторы һәм Югары Яркәйдә 10/0, 4 кВ трансформатор подстанциясе алыштырылды.
Капиталь ремонт планы буенча Вот.Мәнәвез һәм Югары Яркәйдә 6(10) кВ 1,542 км линия ремонтланды.
Агымдагы елда яңа объектларны технологик кушу буенча Югары Яркәй авылының -Парковая, Солнечная, Югары Череккүл авылының -Полевая, Түбән Череккүлнең - Северный, Карабаш авылының Юбилейный микрорайоннарында, Түбән Яркәйдә, Йонны, Рсай, Яңа Куктау, Кнәз-Елга, Лаяшты авылларында эш башкарылып, 0,4 кВ һава линиясе -8,06, 6(10)кВ һава линиясе – 2,0, 6-10/0,4 трансформатор пункты 3 данә тәшкил итте.
Югары Яркәйдәге беренче гимназия территориясеннән Коммунистик урамындагы физик шәхеснең булган җир участогыннан реконструкция барышында һава линиясенең 10 кВ һәм 10/0,4 кВ трансформатор подстанциясе алынды.
118 гражданның объекты технологик кушылды. Әйтергә кирәк, документларны әзерләү һәм кушу эшләрен техник Халидә Насретдинова, инженер Алмир Зыязов үз вакытында башкарды.
Электр челтәрендә норма күрсәткече булып электр энергиясен транспортлауда технологик чыгым тора. Узган чорда челтәргә гомум 73 миллион 820 мең кВт*сәг. электр энергиясе кергән исәптән кулланучыларга 60 миллион 514 мең кВт*сәг. килгән. Коммерция һәм технологик югалтуларның уртача күрсәткече 17,96 процент тәшкил итте.
Коммерция югалтулары формасындагы җыелмалар поставщиклар белән кулланучылар арасында килешү мөнәсәбәтен чагылдыра. Техник һәм коммерция югалтуларны киметү электр челтәре хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Ә ул эш мастер Алмаз Әюповка, техник Илнур Фәтыйховка, электр счетчикларын эксплуатацияләү буенча электромонтерлар Венер Фәтхелбаяновка, Денис Шафыйковка йөкләтелгән.
Электр энергиясен югалтуны киметү һәм куллануга контрольлек итү өчен инженер Айдар Мәүләвиев җитәкчелегендә 110 юридик һәм көнкүреш абонентына электр энергиясен исәпкә алуны автоматлаштырылган системалы исәпкә алу приборларына алмаштыру эшләре башкарылды.
Электр челтәрләрен эксплуатацияләү механизмнар һәм машиналар кулланып алып барыла. Шоферлар Илмир Хәйруллин, Эдуард Гәрәев, Фәгыйть Нуртдинов, Фидрат Якупов, Әлфәс Миңнеголов планга ярашлы рәвештә транспортны техник хезмәтләндерә һәм тәүлекнең нинди вакыты булмасын, һәрвакыт эшкә әзер.
Әлеге һөнәрнең бар вәкилләрен Энергетиклар көне белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим. Тормыш юллары якты һәм ачык булсын, чөнки алар кешеләргә яктылык, җылылык һәм уңайлылык бүләк итә.
Глүс Яхин,
Илеш районы электр челтәре начальнигы.
Бер төркем район электр челтәре хезмәткәрләре
Яркәй участогы мастеры Наил Яхин (уртада) оперативка үктәрә
Учет төркеме хезмәткәрләре Илнур Фәтыйхов һәм Ильвина Фәтыйхова
Техник Халидә Насретдинова һәм электромонтер Венер Вахитов