

Күптән түгел Йонны авылында яшәүче Лиза һәм Илфир Нигъмәтуллиннар гаиләсенә дә Кырым Республикасы Керчь шәһәрендәге уллары Владик хезмәт иткән хәрби часть командованиесе исеменнән Рәхмәт хаты килде. “Хөрмәтле Лиза Зөлеф кызы һәм Илфир Җәвит улы! Улыгыз Ватанга Якташларыбыз яхшы хезмәт итә Гаиләсенең горурлыгы намус белән хезмәт итеп, үзен бары тик уңай яктан күрсәтте, коллективта да хөрмәтле һәм абруйлы булды, иптәшләре арасында
үзен һәрвакыт тәртипле тотты. Ватанга тугры, кыю, батыр ул тәрбияләп үстергәнегез өчен рәхмәт белдерәбез”, – диелә анда. Әйе, бу хатны алгач, әти-
әнисе шатлыгының иге-чиге булмый. Газиз уллары турында яхшы сүз ишетү – алар өчен зур горурлык. Владик Нигъмәтуллин – абыйсы Радмирга ошап,
мәктәптә укыган елларында үзен тырыш, белемгә омтылучан итеп күрсәтә, спортның көрәш, хоккей төрләрен ярата.Тәүдә - туган авылы мәктәбендә, арытаба Уфа электротехнология колледжында укып, электромеханик һөнәрен үзләштерә.
Бүген инде ул хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайтты һәм үз һөнәре буенча эшен дәвам итә.
Лилия Йосыпова.