

Яңа ел-үткәннәрне, бүгенгеләрне һәм киләчәкне, якты хыялларны һәм яңа максатларны тоташтыручы бәйрәм. Яңа ел бусагасында без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. 2022 ел барыбыз өчен дә җиңелләрдән булмады. Бүген Русия кабат авыр вакыт кичерә. Бөтен ил, шул исәптән безнең район халкы да Луганск һәм Донецк Халык Республикаларының, Запорожск һәм Херсон өлкәләренең халкын ирекле батальоннар составында, шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында нацистлардан яклауга намус белән басты. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз, илне яклауга баскан һәм хәрби хәрәкәтләр зонасында үзләренең бурычларын үтәгән кешеләрнең ныклыгына һәм батырлыгына сокланабыз.
Хөрмәтле якташлар! Барлык сынауларга карамастан, безнең район үзенең динамик үсешен дәвам итә. Бүгенге уңышлар һәм казанышлар – уртак тырышлыгыбыз. 2022 елда безнең аграрийлар рекордлы уңыш җыеп алды-барлыгы 235 мең тоннадан артык бөртеклеләр. Уртак хезмәтебез нәтиҗәсендә Дөмәй авылында яңа табиблык амбулаториясе төзедек, Кужбахты, Иске Куктау һәм Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпләргә капиталь ремонт ясадык.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында район үзәге территориясендә Свердлов, Ходайбердин, Совет, Набережная урамнарында җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү эшләре башкарылды. Бергәләп якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның бер гасырлык юбилеен билгеләп үттек.
Билгеле булганча, 2023 ел республикада Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде. Һәм безгә үзебезнең игелекле гамәлләребезне дәвам итәргә кирәк, алар, һичшиксез, туган районыбызның чәчәк атуына китерәчәк. Яңа ел, иң беренче чиратта, гаилә бәйрәме. Шуңа күрә ул безнең һәрберебезгә кадерле. Гаилә-мәхәббәт, игелек һәм күңел тынычлыгының төп чыганагы бит. Без һәр көн якыннарыбызның ярдәменә мохтаҗ, ә алар һәрвакыт безгә ышаналар. Бу ышаныч безгә иң мөһиме – оптимизм һәм тормышыбызны игелекле эшләр белән тулыландыру теләге бирә. Хөрмәтле илешлеләр! 2023 елга аяк басабыз. Яңа ел барлык изге ниятләрне тормышка ашырсын, яңа елда җиңүләр һәм күңелле ачышлар күп булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, оптимизм, үз көчегезгә ышаныч телим. Яңа ел котлы булсын, райондашлар! Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Хөрмәтле райондашлар! Яңа ел-үткәннәрне, бүгенгеләрне һәм киләчәкне, якты хыялларны һәм яңа максатларны тоташтыручы бәйрәм. Яңа ел бусагасында без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. 2022 ел барыбыз өчен дә җиңелләрдән булмады. Бүген Русия кабат авыр вакыт кичерә. Бөтен ил, шул исәптән безнең район халкы да Луганск һәм Донецк Халык Республикаларының, Запорожск һәм Херсон өлкәләренең халкын ирекле батальоннар составында, шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында нацистлардан яклауга намус белән басты. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз, илне яклауга баскан һәм хәрби хәрәкәтләр зонасында үзләренең бурычларын үтәгән кешеләрнең ныклыгына һәм батырлыгына сокланабыз. Хөрмәтле якташлар! Барлык сынауларга карамастан, безнең район үзенең динамик үсешен дәвам итә. Бүгенге уңышлар һәм казанышлар – уртак тырышлыгыбыз. 2022 елда безнең аграрийлар рекордлы уңыш җыеп алды-барлыгы 235 мең тоннадан артык бөртеклеләр. Уртак хезмәтебез нәтиҗәсендә Дөмәй авылында яңа табиблык амбулаториясе төзедек, Кужбахты, Иске Куктау һәм Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпләргә капиталь ремонт ясадык. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында район үзәге территориясендә Свердлов, Ходайбердин, Совет, Набережная урамнарында җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү эшләре башкарылды. Бергәләп якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның бер гасырлык юбилеен билгеләп үттек. Билгеле булганча, 2023 ел республикада Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде. Һәм безгә үзебезнең игелекле гамәлләребезне дәвам итәргә кирәк, алар, һичшиксез, туган районыбызның чәчәк атуына китерәчәк. Яңа ел, иң беренче чиратта, гаилә бәйрәме. Шуңа күрә ул безнең һәрберебезгә кадерле. Гаилә-мәхәббәт, игелек һәм күңел тынычлыгының төп чыганагы бит. Без һәр көн якыннарыбызның ярдәменә мохтаҗ, ә алар һәрвакыт безгә ышаналар. Бу ышаныч безгә иң мөһиме – оптимизм һәм тормышыбызны игелекле эшләр белән тулыландыру теләге бирә. Хөрмәтле илешлеләр! 2023 елга аяк басабыз. Яңа ел барлык изге ниятләрне тормышка ашырсын, яңа елда җиңүләр һәм күңелле ачышлар күп булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, оптимизм, үз көчегезгә ышаныч телим.
Яңа ел котлы булсын, райондашлар!
Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгы.