

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 9 гыйнвар көне көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк, төньяк-көнбатыш уртача. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -27, -32 градус булачак.
10 гыйнварда шулай ук явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыш көньяк-көнбатышка күчү белән уртача. Һава температурасы төнлә -32, -37, урыны белән -42, көндез -27, -32, урыны белән -22.
Чәршәмбе, 11 гыйнвар, явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнбатыш көньяк-көнбатышка күчү белән уртача. Төнлә термометр баганалары -32, -37, урыны белән -27, көндез -21, -26, урыны белән -16 градуска кадәр күрсәтеләчәк.
Шуңа бәйле рәвештә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, шәхси автотранспортта торак пунктлардан читкә кискен ихтыяҗсыз: табигатькә, урманга, балыкка йөрүдән тыелып торуны үтенәбез.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Источник: Башинформ