Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 гыйнвар 2023, 05:19

Балыкчыларны суык куркытмады

Кышын елгада бәке тишеп балык тоту – күпләрнең яраткан шөгыле

Балыкчыларны суык куркытмадыБалыкчыларны суык куркытмады
Балыкчыларны суык куркытмады

Кышын елгада бәке тишеп балык тоту – күпләрнең яраткан шөгыле. Районыбызда урнашкан елга – күлләрдә балыкчылар сукмагы кыш дәвамында өзелеп торганы юк. Яңа ел бәйрәмнәре ялында, көн суык булуга капрамастан, Гапан буасы буенда балык тоту буенча ярыш оештырылды. Анда бу спорт төрен үз итүчеләр җыелган иде. Әйтергә кирәк, балык каптыру соңгы елларда аеруча популярлашты.

Катнашучыларны Яркәй һәм Йонны авыл советы авыл биләмәләре башлыклары Рәнис Шәрипов белән Булат Мансуров сәламләп, балыкчыларга уңышлар теләде.

Ярышка старт бирелгәннән соң озак көттерми калкавычлар чиртә башлады һәм бәкеләр тирәсендә беренче балыклар пәйда булды. Ярышның баш судьясы Айдар Фәрхетдинов чара барышын игътибар белән күзәтеп, тотылган балыкларның исәбен төгәл алып барды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Руслан Кәримов (Череккүл авыл советы авыл биләмәсе) – беренче, Рамазан Уликаев (Зианчура районы) икенче, Марсель Мансуров (Йонны) өченче урын яулады. Шулай ук Руслан Кәримов “Иң җитез боз тишүче” булып танылды.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйгене оештыруда шәхси эшкуарлар Альмир Фәхруллин һәм Шамил Муллаянов һ.б. иганәчелек ярдәме күрсәтте.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас