

–Улыгыз Ленар Ватанга намус белән хезмәт итә, хәрби белгечлекне үзләштерүдә уңышка ирешә. Коллективта хөрмәт һәм абруй белән файдалана. Шундый тырыш һәм гадел, тәртипле ул тәрбияләгәнегез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез”.
Ямалиевларның тырыш гаиләсендә Ленар икенче бала булып дөньяга килә. Әнисе Югары Яркәйдәге М.Гәрәев ис. спорт мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эшләсә, әтисе - милли көрәш буенча тренер. Ленар да 4 яшьтән әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башлый. Беренче сыйныфтан ук бары тик бишле билгесенә укый, максатка омтылучан, акыллы, сәләтле спорт яратуы белән арада аерылып тора, ярышларда катнашып, призлы Якташларыбыз яхшы хезмәт итә Илнең көче - солдатта урыннар яулый. Гомумән, укытучыларын, атааналарын бары тик яхшы нәтиҗәләр белән генә сөендерә. Милли көрәш буенча районыбызның күпкырлы чемпионы һәм призеры булып тора.
Тәвәккәл, максатчан егет урта мәктәптән соң, укуын Нефтекама нефть колледжында дәвам итеп, аны уңышлы тәмамлый. Биредә дә һәрчак хәрәкәттә, актив эшчәнлектә, колледжның спорт тормышы уртасында кайнап яши. Талиблар арасында уздырылган баскетбол, волейбол, футбол буенча ярышларда катнаша ул. Укудагы һәм спорттагы казанышлары өчен күп санлы грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнгән.
Ленар исә үзенең намуслы хезмәте белән сеңлекәше өчен дә үрнәк булып тора. Әйтергә кирәк, аның абыйсы көз көне мобилизацияләнеп, Украинада барган хәрби операцияда катнаша.
Районыбыз егетләре илебезнең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын намус белән үти. Рәхмәт хатлары бертуктаусыз килеп тора. Киләчәктә алар хезмәтләрен тутырып, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтыр дигән теләктә калабыз.