Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
14 гыйнвар 2023, 16:46

Иске Яңа ел белән, райондашлар!

Үзе иске, үзе яңа булган бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. Әмма күпләр бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында белмидер дә

Иске Яңа ел белән, райондашлар!Иске Яңа ел белән, райондашлар!
Иске Яңа ел белән, райондашлар!

1918 елда Русиядә хакимияткә большевиклар килгәч календарьны үзгәртергә карар кылалар. Аңа чаклы патша Русиясе — Юлиан календаре буенча, ә Ауропа - григориан календаре буенча яшәгән. Беренчесе Рим империясендә төзелә һәм борынгы египет астрономиясенә нигезләнә. Григориан календаре исә төгәлрәк була, аны XVI гасырда галәм төзелеше турындагы яңа белемнәрне исәпкә алып төзиләр. Ике исәпләү системасы арасындагы аерма 13 көн тәшкил иткән һәм халыкара сәяси һәм икътисади эшләр алып бару өчен уңайсызлыклар тудырган һәм көндәлек тормыштагы мәзәк казусларга китергән. Әйтик,даталар буенча, почта штемпельләрендә телеграмма Ауропада Русиягә җибәргәннән берничә көнгә алданрак алынган.

Русия көнбатыш Европа календарена, «Русиядә барлык мәдәни халыклар белән дә бертигез исәп-хисап ясау» декреты нигезендә 1918 елның 14 февралендә күчә. Шул сәбәпле халыкта гадәти булмаган бәйрәм — Иске Яңа ел, ягъни иске стиль буенча яңа елны каршы алу барлыкка килә.

Иске Яңа елны билгеләп үтү гадәте безнең илдә генә түгел. Бу бәйрәмне элеккеге СССР илләрендә, шулай ук Грециядә, Сербиядә, Черногориядә, Алжирда, Туниста һәм башка күп кенә илләрдә каршылыйлар. Төрле илдә, гореф-гадәтләргә нигезләнеп үтә ул. Мәсәлән, Швейцариянең немец телле төбәкләрендә, 13 гыйнварда изге Сильвестр көнен билгеләп үтәләр Македониядә карнаваллар оештыралар. Уэльс шәһәрендә Хен Галан фестивале уза.

Русиядә, статистика буенча, иске Яңа елны бәйрәм өстәле артында 50 процент халык кына каршылый. Гадәттә бу көн, Яңа елга бизәлгән чыршыларны сүтеп, бәйрәм шаукымыннан арынып, акрын гына ыгызыгысыз яңа елга атлау кебек кабул ителә

 

 

 

Фото: https://placepic.ru

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас