+24 °С
Ачык
2022 елның апрелендә Илеш районы администрациясендә атна саен үткәрелә торган «Эшмәкәрлек сәгате» ндә Роберт Аббясов үзенең бетон коймалар һәм тротуар плиткалар җитештерү проектын тәкъдим итте.
Кирәкле документлар җыеп, бизнес-планны яклаганнан соң, эшмәкәр бер елга социаль контракт төзеде. Бер тапкыр бирелә торган акчага ул кирәкле җиһазлар сатып алган һәм 2022 елның җәендә продукциясен чыгара башлаган.
Без эшмәкәрләр һәм аларның тормышка ашырылган проектлары өчен бик шат.
Фото: vk.com