+13 °С
Болытлы
Бүген Радий Хәбиров ирекле батальоннарда хезмәт иткән салдатларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрне озынайту турындагы указга кул куелуын белдерде. Сүз СВО-да катнашкан Достовалов, Шайморатов һәм Салават Юлаев исемендәге батальоннар турында бара.
Хәрбиләр арасында дүрт-алты айга сроксыз килешү төзегәннәр бар.
- Без карар кабул иттек, бирелү, ул гадел һәм барча өчен дә тигез. Әгәр безнең хәрби махсус операциядә 180 көн хезмәт иткән икән – республика аңа 200 мең сум акча түли. Тагын да 180 көн хезмәт итсә – тагын да 180 мең сум. Мин указга кул куйдым бик күп сугышчы бу акчаларны алачак, - дип белдерде республика җитәкчесе.
Фото: Башинформ