Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
25 гыйнвар 2023, 10:59

Язмыш сынауларына бирешмичә

Буралы авылында яшәүче Фәвәзилә Сәйфуллина балачактан тормышның ачысын-төчес е н  татып , авырлыкларга бирешми, гомерен намуслы хезмәткә багышлый.

Язмыш сынауларына бирешмичәЯзмыш сынауларына бирешмичә
Язмыш сынауларына бирешмичә

Ул Буралы авылында Фатыйма һәм Ибраһим Хәсәновларның ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән матур, җитез, аралашучан булып үсә. Кызганычка каршы, тәкъдир шулай кушкандырмы, 7 яшендә зур бәхетсезлеккә дучар була һәм Фәвәзилә апа гомерлеккә икенче группа инвалид булып кала. Шушы дәвер эчендә сызлануларны, әрнүләрне, башыннан кичкәннәрне ул үзе генә беләдер.

Әмма Фәвәзилә Ибраһим кызы - үз язмышыннан зарланып, елап утыручылардан түгел. Ул Буралы, Этәй, Базытамак мәктәпләрендә белем алгач, Благовещенск авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Биредә дә сынатмый тырыш кыз, уку йортын уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала. 1970 елда Югары Яркәйдә “Сельхозтехника” оешмасында бухгалтер-нормировчы булып хезмәт юлын башлый. Эшен яратып, бар күңел җылысын салып башкара. Хезмәттәшләре арасында да ихтирам казана

Биредә Фәвәзилә апа тормыш иптәше, Калинин егете Илшат белән таныша һәм 1972 елның апрель аенда кияүгә чыга. Бераздан яшь гаилә Казахстан якларына чыгып китә.

Чит-ят җирдә ничек кенә яхшы, рәхәт булмасын, яшь барган саен туган як тарта Сәйфуллиннарны. 1993 елда Буралы авылына кайтып төпләнәләр алар. Гаилә башлыгы “Правда” колхозында механизатор булып көч сала. Һәр кушылганны төгәл, намус белән үти, мактаулылар сафында була. Фәвәзилә апага да төрле эшләр башкарырга туры килә. Буралы ындыр табагында үлчәүче, сарык фермасында мөдир булып тир түгә ул. “Хезмәт – минем өчен яшәү мәгънәсе. Эш, нәрсә белән булса да шөгыльләнү борчу-хәсрәтләрне оныттырып җибәрә бит”,- ди язмамның герое.

Сәйфуллиннар өч балага Ильза, Фәридә, Ильданга гомер бирәләр. Аларны үзләре үрнәгендә эшсөючән итеп тәрбиялиләр. Кызганычка каршы, Илшат абый 56нчы яшендә вафат була.

Фәвәзилә апаны авылда ярдәмчел, жор телле, аралашучан, изге күңелле булганынамы олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Ул әле дә актив тормыш белән яши. Гәзит-журналлар укый, ил яңалыклары буенча хәбәрдар. Эче пошып китсә инде кул эшләренә тотына, бәйли, чигә башлый.

- Әниебез, тормыш юлында очраган авырлыкларны горур үткәреп, сынмыйча, сыгылмыйча, безгә – балаларына яхшы тәрбия биреп, кешелекле, кечелекле, ихтирамлы, ярдәмчел булырга өйрәтте. Ул - көчле рухлы, сабыр, уңган. Кайчан кайтып кермә, туган йортыбыздан якты, җылы нурлар бөркелә, ашсуга мул табыннар, йөрәк җылысын безгә өләшеп бирүче әнкәй каршы ала, - ди балалары.

Әйе, сәламәтлегең чикләнгән булу ни дәрәҗәдә авыр, ни газап икәнен үз башыннан үткәргән кеше генә аңлый. Авыргач кына сәламәтлекнең сатып алып булмаслык байлык икәненә инанабыз. Бүгенге көндә типсә тимер өзәрдәй егетләр авырлык белән очрашкач, хәмер сазлыгына бата, югалып кала, тормыш төбенә тәгәри. Сау-сәламәт килеш, җир җимертеп эшлисе урында, зар елап утыручылар да бар. Фәвәзилә апа үзендә рухи көч табып, алга таба атлый: сынмый-сыгылмый, авыртуларына зарланмый гомер итә.

 

 

Гөлназ Кәбирова. Этәй авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас