Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 гыйнвар 2023, 19:18

Табиб һөнәре тынгысыз һәм җаваплы

Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, «ак фәрештәләр» дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр икәнен барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз

Табиб һөнәре тынгысыз һәм җаваплы
Табиб һөнәре тынгысыз һәм җаваплы

Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, «ак фәрештәләр» дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр икәнен барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Юкса, авыр, җаваплы эш ул табиб һөнәре, алар кулында - кеше гомерләре!

Район үзәк дәваханәсендә эшләүче Рөстәм Минеханов райондашларыбызның күпләренә таныш. Пациентлар һәм коллегалары аны егәрле, мөләем, изге күңелле, һәркем белән дә ачык кеше буларак белә. Аның медицинадагы юнәлеше – УЗИ табибы.

Рөстәм Югары Яркәй авылында Хөршидә һәм Рәзиф Минехановлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән теремек, изге күңелле улларын әти-әнисе табиб һөнәре белән бәйләргә өндәп:”Балакаем син чисталыкны, төгәллекне яратасың, үзең ярдәмчелсең. Врач булырга укы әле”, - ди. Якыннарының киңәшләрен теләп кабул итә ул. Мәктәптә югары сыйныфларда укыган вакытта атнаның ике көнендә район үзәк дәваханәсендә санитар булып эшли. Химия, биология фәннәрен тирәнтен өйрәнә башлый. Монда инде укытучысы Любовь Адиповнаның да өлеше зур.

Югары Яркәйдәге беренче мәктәпне тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм Башкорт дәүләт медицина институтының педиатрия бүлегенә укырга керә. Студент елларында да сынатмый ул, тырышып укый, курсташлары арасында абруе зур була, кулыннан килгәнчә аларга булыша.

Диплом алып туган якларына кайткач, аны район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәшит Авзалов Андреевка участок дәваханәсенә баш табиб итеп җибәрә. Рөстәм Рәзиф улы зур җаваплылык белән, тырышып башкара вазифасын. Дәваханәнең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бүленә, дәвалау шартларын яхшырту, заманча ысуллар, җиһазлар куллану буенча эш алып барыла,бинага ремонт уздырыла.

Арытаба ул хезмәт юлын район үзәк дәваханәсендә дежур табиб булып дәвам итә. Авыр хәлдә килгән пациентларны игътибар белән карап, кирәкле процедураларны билгеләп, тиз арада урын табып бүлекләргә урнаштыра. “Нинди генә сорау, үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, безнең Рөстәм бервакытта да кире какмас, һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел”, - ди райондашлар аның турында

Р.Минеханов УЗИ табибы буларак, тәүдә һәр пациентны игътибар белән тыңлый, аннан соң зур җаваплылык белән тикшерә, дөрес диагноз куя.

-Балаң турында таныш түгел кешеләрдән гел яхшы сүзләр генә ишетү зур куаныч. Улым киләчәктә дә шундый ягымлы, авыруларга игътибарлы булып калсын, сәламәтлек, эшендә уңышлар телим, - ди әнисе Хөршидә апа.

Рөстәм Рәзиф улының кызы Алсу да әтисе юлыннан китеп, табиб һөнәрен сайлый. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендәге дәваханәләрнең берсендә эшли.

-Эшләү дәверендә туплаган тәҗрибәм, ирешкән уңышларым өчен укытучыларыма, остазларыма, хезмәттәшләремә олы рәхмәтлемен. Бу һөнәрне сайлавыма үкенгәнем булмады. Эшебез җаваплы, йокысыз үткән төннәр дә байтак булды. Тик үз хезмәтеңнең уңай нәтиҗәсен күреп, кемнеңдер гомерен саклап кала алгансың икән, бу инде зур уңышларның берсе,- ди Рөстәм Минеханов.

Киләчәктә дә сәләтле табибка тынгысыз эшендә уңышларның иң зурысын телисе килә.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: