

Сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгы оешмалары өчен икътисадның нигезе булып тора. Көтүнең сыйфатлы күрсәткечләре яхшырту ферма малларының генетик потенциалы арту белән генә мөмкин. Ясалма орлыкландыруда фәнни нигезләнгән алым киләсе буын продуктив хайваннарны алуны күзаллый. Ул мөһим икътисади-файдалы билгеләр буенча элеккесеннән югары сыйфатлы сөт продуктлылыгы, продуктив куллану дәвамлылыгы, яшь терлекләрне үстерүгә киткән чыгымнарның максималь табыш күрсәткечләре белән каплатылуы белән яхшырак булачак.
Әлеге мәсьәләләрне хәл итү “Мәгълүмати консультация үзәге” МБУ белгечләренең мөһим бурычы булып тора. Аларны авыл хуҗалыгы оешмалары һәм «Уралплемцентр» җәмгыяте (Свердловск өлкәсе) белгечләре белән берлектә хәл итәбез.
Белгечләрнең төп бурычы - сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлекләр белән нәсел эшен анализлау һәм координацияләү. Бу программа кысаларында селекция максатларында җитештерүчеләрнең үгезләрен планлы сайлап алу үткәрелә, орлык материалы, азот һәм җиһазларны илтеп җиткерү контрольдә тотыла һәм килештерелә.
«Урожай» токымчылык заводы хуҗалыгында, Куйбышев ис., М. Гәрәев ис., “Илеш” кооперативларында, “Илеш МТС” җәмгыятендә сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру эше үз югарылыгында оештырылып, хуҗалык җитәкчеләренең һәм белгечләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
Мөгезле эре терлекнең югары продуктлылыгын формалаштырмыйча, аның биологик потенциалын арттырмыйча, яхшы күрсәткечләргә ирешеп булмый. Бүгенге көндә «Урожай» токымчылык заводы хуҗалыгында 1 сыерга уртача савым 25,5 кг тәшкил итә. М. Гәрәев ис. хуҗалыкта - 23,9 кг, Куйбышев ис. кооперативта - 21,7 кг.
Районда малларны ясалма орлыкландыру техникларының бердәм коллективы формалашты. Тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә хуҗалыклар яхшы күрсәткечләргә ирешә. Атап әйткәндә, Р.Семенов, Р.Тюшеев (“Урожай” токымчылык заводы хуҗалыгы), Э.Рәхимов (“Илеш” кооперативы), И.Гомәров (М.Гәрәев ис. кооператив), Ш.Мөхәммәтҗанов (Куйбышев ис. кооператив) үз эшләрен белеп, сыйфатлы башкара.
Малларны ясалма орлыкландыру буенча белгечләр әзерләү өчен ел дәвамында семинарлар үткәрелә. «Уралплемцентр» җәмгыяте белгечләре план-гарфик нигезендә сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтә.
Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру буенча 21 оператор эшли. Һәр ай ахырында отчетлар кабул итәбез һәм техниклар эшенә нәтиҗә ясыйбыз. Матди кызыксындыру чаралары кулланабыз. Ай саен 1-3 урыннарны алган белгечләр дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнә.
2 айдан соң сыерлар орлыкландырылганнан соң, белгечләр аларны ректаль тикшерә. Тикшерү турында акт төзелә, гинекологик авырулар турында мәгълүмат бирелә, авыру хайваннарны дәвалау буенча тәкъдимнәр ясала.
Килеп туган хәлләрне һәм бүгенге көндә сөт җитештерүнең төп керем чыганагы булуын исәпкә алып, югары продуктив терлек алу кирәкле генә түгел, икътисади сәбәпләр аркасында да мәҗбүри. “Мәгълүмати консультация үзәге” МБУ эшчәнлеге район милкенең барлык рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм тотрыклылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Рифгать Кадырголов, “Мәгълүмати консультация үзәге” МБУ директоры.