Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 февраль 2023, 08:00

Нәтиҗәле үткән гомер

Авылның йөзен, аның төп байлыгы - тырыш, уңган кешеләр билгели

Нәтиҗәле үткән гомерНәтиҗәле үткән гомер
Нәтиҗәле үткән гомер

Авылның йөзен, аның төп байлыгы - тырыш, уңган кешеләр билгели. Яңа Күктау авылында яшәүче Әмин Кәримов та шундыйлардан.

Ул Авыргазы районының Куҗак авылында Зәрә һәм Абдулла Кәримовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Балачак, үсмер еллары биредә үтә. Төп авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Кырмыскалы районының Ляхов авылы училищесын тәмамлый. 1981 елда армия сафларына алына. Тәүдә Алтай якларында хәрби өйрәнү үтеп, арытаба Казахстан Республикасында хезмәт итә. 1983 елда туган җиренә кайткач та колхозда терлекче булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Арытаба Уфа бораулау эшләре идарәлегендә слесарь булып хезмәт сала. 2000 елда гаиләсе белән районыбызның Яңа Күктау авылына кайтып төпләнә. Биредә ындыр табагында эшли башлый. Арытаба «Мир» хуҗалыгы сөтчелек фермасында терлекче буларак көч сала: буаз таналар карый. Шуның белән беррәттән, «Молоко», «Илишмолоко» җәмгыятьләренә халыктан сөт җыя.

җәмгыятьләренә халыктан сөт җыя. Тормыш иптәше Мәгъфирә Шәмсун кызы белән ул һәм кыз үстерәләр. Уллары Рәмил ТРның Яр Чаллы шәһәрендә “РИАТ” җәмгыятендә эшли. Тормыш иптәше Айгөл белән өч бала тәрбиялиләр. Кызлары Рәмилә район үзәгендә Югары Яркәйдәге 5 нче балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе. Тормыш иптәше Илдар белән ике балага гомер бирәләр.

Күптән түгел генә Әмин Абдулла улы күркәм юбилее – 60 яшен каршы алды. Төрле тармакта тырышып көч салган авыл уңганы, яраткан гаилә башлыгына киләчәктә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннар җылылыгында хәерле, озын гомер кичерергә насыйп булсын.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас