Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
5 февраль 2023, 06:00

Хезмәтен яратып башкара

Эшен яратып башкарган, тырыш кешеләрнең бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба дип юкка әйтмиләр

Хезмәтен яратып башкараХезмәтен яратып башкара
Хезмәтен яратып башкара

Эшен яратып башкарган, тырыш кешеләрнең бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба дип юкка әйтмиләр. Үз һөнәрен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Язмам герое да М.Горький ис. кооперативның баш ветеринария врачы Фәрит Шәйхуллин белемле, җаваплы, намуслы хезмәткәр буларак ихтирам казанган.

Бөек врач-физиолог Иван Павлов “Врач кешене дәвалай, ветеринар – бар кешелекне”, дигән. Бу өлкәдә эшләгән белгечләр малларны төрле авырулардан дәвалап кына калмый, ул чирләрнең кешеләргә таралуын да искәртә. Фәрит Шәйхуллин 30 елдан артык гомерен әлеге һөнәргә багышлап, үз бурычын намуслы башкаруы белән йогышлы авыруларны профилактикалауда югары күрсәткечләргә ирешә.

Фәрит Сеңрән авылында Гадилә һәм Захарид Шәйхуллиннарның тырыш, эшчән, ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.  Бәләкәйдән йорт эшләрендә булышып, хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә. Урта мәктәптән соң, армия сафларында Ватан алдындагы изге бурычын үти. Арытаба читкә чыгып та бераз эшли.

1989 елда М.Горький ис. кооперативта ветеринария фельдшеры булып урнаша. Арытаба малларны ясалма орлыкландыру техник-осеменаторы һөнәрен башкара. 2001 елдан Ф.Шәйхуллинның тырышлыгын, җаваплылыгын күреп, җитәкчелек кооперативның  баш  ветеринария  врачы итеп  тәгаенли һәм бүгенгәчә аны уңышлы дәвам итә.

Фәрит Захарид улы беренче көннән үк үзен тик уңай яктан күрсәтә. Авыруларны искәртү һәм дәвалау буенча консультацияләр үткәрү, малларга вакытында ярдәм күрсәтү, төрле инфекцияләрдән саклау – болар барысы да баш ветеринарның көндәлек эше. Бу бурычларны ул зур җаваплылык белән төгәл башкара. Өстәвенә, авылдашларының да бер үтенечен кире какканы юк, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

- Нинди генә заман булса да, терлек асрауның сере бер инде аның. Мал рацион белән, төрле, сыйфатлы азык ашарга тиеш. Аның урын-җире коры, чиста булсын. Вакытында прививка, вакцинация ясатсаң, туйганчы, яхшы итеп тукландырсаң - көр, сәламәт мал үстереп, продукцияне мул җитештереп була, - ди Фәрит Шәйхуллин.

Үз һөнәренең остасы үрнәкле гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Гөлнара белән матур дөнья көтәләр. Шәйхуллиннар өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарды.

Ф.Шәйхуллинның күпьеллык намуслы хезмәте лаеклы бәһалана. Ул БР Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның Рәхмәт хаты, күп тапкырлар  муниципаль район хакимиятенең, район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас