

Гомер дигәнең сиздерми генә үтә бирә. Өлкәнәйгән саен хатирәләр яңара, балачак, яшьлек, хезмәткә багышланган еллар күз алдына килә. Әйткәндәй, бик күп авырлыклар кичергән булуга карамастан, 90 яшен билгеләгән бүген дә егетләргә биргесез Югары Яркәйдә гомер кичерүче Индус Шәһиев тормышның кадерен белеп, күпләргә үрнәк булып яши.
Түбән Яркәй авылында дөньяга килгән Индус Фазрахман улы әтисез, әнисе белән генә үскән малай унике яшеннән “Ударник” колхозының сыер малларын көтә язын җир тырмата, көзен урак ура. Өстәвенә, үз хуҗалыгындагы малларны карау да нигездә аның җилкәсенә төшә.
1949 елда Яркәй МТС янында оештырылган тракторчылар курсына укырга керә. Курс тәмамлаган егеткә урак эшләре башлану белән “Сталин – 1” комбайны штурвалын ышанып тапшыралар. Бик яшьли тормыш йөгенә җигелергә өйрәнгән Индус механизатор һөнәрен тиз үзләштерә, тракторда, комбайнда эшләсенме, үзенә төшкән бурычны намус белән башкара.
19552-1955 елларда армия сафларында хезмәт итә. Урысча яхшы гына белгән, техниканы үзләштергән яшь солдатны шоферлар курсына укырга җибәрәләр. Бер ел Запорожье шәһәрендә була ул. Полк командиры үзенең шәхси шоферы итеп тәгаенли, ике тапкыр авылга отпускага кайта.
Армия хезмәтен тутырып кайткач, өйдә озаклап ял итәргә туры килми аңа. МТСта “ГАЗ-67” машинасының хуҗасыз, шоферларның үтә дә дефицит булуы турында ишеткәч, документларын алып бирегә килә һәм эшкә урнаша. Ярты елдан соң “ЗИС-5”нең хуҗасына әйләнә. Илленче еллар ахырында МТСларның функциясе үзгәртелә Индус та “Башкортстан” колхозына күчерелә.
Башлангыч белем таныклыгы, шоферлар, тракторчылар курсы белән генә ерак китә алмаячагын аңлаган егет укуын дәвам итәргә була. Башта читтән торып Югары Яркәйдә сигезенче сыйныфны тәмамлый, аннан соң Уфадагы автодорожный техникумына документларын тапшыра. Тормыш тәҗрибәсе, практик осталыгы булган талиб 1970 елда уку йортын уңышлы тәмамлый һәм дипломлы белгеч колхоз автомеханигы итеп тәгаенләнә. 23 ел дәвамында бу җаваплы һәм авыр вазифаны бар күңел җылысын биреп башкара. Ул елларда “Башкортстан” колхозы районның йөзек кашы иде. Итле дә, сөтле дә, икмәкле дә була хуҗалык. Төзелешләре гөрләп бара. Төрле районнардан, төбәкләрдән, чит илләрдән килгән делегацияләр Түбән Яркәй фермасына кагылмый китми. Чөнки үрнәк алырлык урыннары күп була аларның.
Индус Шаһиев җитәкчелек иткән шоферлар паркы да тик тормый. Машина частьлары барыннан да бигрәк двигательләрне күтәрү өчен кран, компрессорлар булдырыла, слесарьлык инструментлары комплектлана, автогараж төзелә, ремонт өлеше калорифер ярдәмендә җылытыла.
Янәшә эшләгән, шатлыкларны, кайгыларны озак еллар бергә уртаклашкан Закирҗан Каюмов, Марат Хаҗипов, Фоат Казыйханов, Флекс Әюпов, Гыйлемҗан Таҗиев, Низаметдин Шаһабетдинов кебек шоферларны бик еш искә ала ветеран.
Индус Фазрахман улының фидакарь хезмәте лаеклы бәһалана. 1976 елда ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне һәм дәүләткә сатуны оештыру буенча план һәм социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәгәне өчен БАССР Югары Президиумы Почет грамотасы белән бүләкләнә. “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләре, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә бирелгән юбилей һәм “Хезмәт ветераны” медальләре бизи аның күкрәген.
Хаклы ялга чыккач та, кул кышырып өйдә утырмый И.Шаһиев. Колхозның ветераннар советына җитәкчелек итә.
Шәхси тормышында да бәхетле ул. Гомерлек юлдашы Нәсимә апа белән бер-берсен ярты сүздән аңлап, күпләргә үрнәк булып 65 ел тату гомер кичерәләр.
Алар бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр, өчесенә дә югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгара.
Бүгенге көндә дә актив тормыш белән яши хезмәт ветераны. Гәзит-журналлар укый, телевизор-радио тыңлый, гомумән, илдәге яңалыклар белән хәбәрдар булып тора. Өстәвенә, Машина рулен дә ышанычлы тота. Кирәк икән машинасына утырып, я магазиннардан, я аптекадан урап кайта.
Туганнарының һәрвакыт хәлләрен белеп тора, төпле киңәшләрен бирә. Әлеге вакытта балаларының, оныкларының, оныкачларының хөрмәтендә кадерле әти һәм картәти булып яши.
Сәгыйть Кәбиров. Югары Яркәй авылы.