Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
10 февраль 2023, 12:00

Тормышны ямьләргә килгән шәхес

Илеш телевидениесына нигез салучы Әлфия Гариф кызы күркәм юбилеен билгели

Тормышны ямьләргә килгән шәхесТормышны ямьләргә килгән шәхес
Тормышны ямьләргә килгән шәхес

Илеш телевидениесен ачуга лаеклы өлеш кертүче, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен горур йөртүче, хезмәте, таланты белән җирне, тормышны ямьләргә килгән шәхесләрнең берсе Югары Яркәй авылында гомер кичерүче Әлфия Сабирова үзенең 65 яшен каршылый.

Әлфия Гариф кызы Этәй авылының сәнгатькә гашыйк Нәдершиннар гаиләсендә  дүртенче - төпчек бала булып дөньяга килә. Бәләкәй чагыннан ук матур җырлавы белән якыннарын әсир итә. Балачакта – мәктәптәге, үсә төшкәч - авыл мәдәният йортындагы чараларны бизәү, район, республика конкурсларында катнашу, авыл яшьләре белән күрше-тирә авылларда концерт куеп йөрүләр Әлфиянең күпкырлы талантын үстерүгә булышлык итә. Бөтен йөрәге белән җыр-моңны ярату аны 1976 елда Уфа сәнгать училищесына алып килә. Ә 4 елдан яшь белгеч туган ягына - Илешенә эшкә кайта һәм  район мәдәният сараенда хезмәт юлын башлый. Биредә методист, методик бүлек мөдире булып, ике дистә ел дәвамында мәдәниятне үстерүгә күп көч сала.Үзенең киң диапозонлы, моңлы тавышы  белән халык күңелен яулый. Җыр-моңга  гашыйк өлкән буын вәкилләрен туплап, район ветераннар хорын оештыра. Аларга берсеннән-берсе матур, тирән эчтәлекле җырлар өйрәтеп, сәхнәгә мендерүгә ирешә һәм бу матур башлангыч хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Хор әгъзалары бүген дә ул чакларны сөйләп туя алмый, сагынып искә ала. Чөнки күпме лаеклы ялга чыккан абый-апаларга аралашып,яшьлекләрен искә алып, дәртләнеп,  моңланып, сәхнәдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелә.

 Әлфия Гариф кызының башкарган эшләрен, үткәргән чараларын болай гына санап бетерү мөмкин түгел. Ничәмә ничә  еллар район Сабантуе аның тавышы белән озатылып барды һәм әлегә кадәр аңа тиңләшүче юк һәм булмаячак та. Ә бит милли бәйрәмне матур, күңелле, истә калырлык итеп алып бару өчен күпме көч, йокысыз төннәр, айлар буе материаллар туплаулар, әзерлек эшләре ята. Бәйрәм көннәрендә иртәннән башлап кичкә кадәр, соңгы кунак кайтып киткәнче яңгырап торды бит  аның дәртле, бәйрәм кәефен бүләк итүче көчле тавышы.

Алдан әйтеп үткәнебезчә, Илеш телевидениесенең башлангычына нигез салучы зур хәрефле шәхес тә ул. 2001 елның апрелендә урындагы телевидениене оештыру турында карар дөнья күрә. Яңа оешманың җитәкчесе итеп «Маяк» гәзите редакциясенең урындагы радиотапшыруларны оештыручысы Әлфия Гариф кызы тәгаенләнә. Үз вазифаларын зур җаваплылык тоеп башкарырга өйрәнгән Әлфия баштан аяк эшкә чума һәм шушы елның сигезенче маенда Бөек Җиңүнең 56нчы язына багышланган беренче телерепортаж дөнья күрә. Шуннан китә инде тапшырулар бер-бер артлы тезелеп… Әкренләп Илеш телевидениесенең бердәм коллективы туплана.   

Тапшыруларның сыйфатын яхшырту өстендә Әлфия Гариф кызы даими эш алып барды. Аның тырышлыгы, иниицативасы  белән эфирда  "Актуаль интервью", "Авылым кешеләре», «Чын күңелдән»,  «Нәниләр дөньясы», «Ялкын», «Яшьлек» , «Туган ягым - алтын бишек», «Мирас» һәм башка бик күп төрле рубрикалар барлыкка килә. Аларда, иң беренче, чиратта кешеләр һәм аларның көндәлек  проблемалары турында сүз бара. Игътибар үзәгендә ел әйләнәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, педагоглар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, төзүчеләр, торак -коммуналь һәм көнкүреш хезмәте  күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, эшкуарлар һәм башка һөнәр ияләре. Әлфия Сабированың тирән фикерләп әзерләнгән, эчкерсез, ихлас елмаю һәм үзенчәлекле стиль белән алып барылган тапшырулары, котлаулары шунда ук тамашачыларның сөюен яулады, күңеленә үтеп керде.

Әлфия Гариф кызының эшләү дәверендә яуланган уңышлары турында да әйтеп китү урынлы булыр. 2002 елда республика күләмендә үткәрелгән «Җир һәм кешеләр» конкурсында катнашып, җиңүгә иреште һәм Диплом белән бүләкләнде, 2006 елда «Башкортстан Республикасының Хөкүмәт телләрен камил белүче» дигән Дипломга, һәм башка байтак конкурсларда жиңү яулап төрле Дипломнар, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Аның көннәр-төннәр, сәгатьләр-минутлар белән исәпләшмәгән тынгысыз хезмәте район җитәкчелеге һәм республика Хөкүмәте тарафыннан да югары бәһаланды. БРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.

 Бүгенге көндә хөрмәтле ветераныбыз тормыш иптәше Ринат Мәгъфүрҗан улы белән кадерләп үстергән балаларының игелекләрен күреп, оныкларына ярдәмләшеп, аларның уңышларына сөенеп матур гомер кичерә.

 Хөрмәтле, Әлфия Гарифовна! Ап-ак кыш айлары алып килгән 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз һәм дөньядагы барлык изге теләкләрне  юллыйбыз: һәрбер көнегез шатлык-куанычлар алып килсен, күңелегез тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Балалар шатлыгын, оныклар куанычын уртаклашып, Ринат абый белән бәхетле, парлы гомер кичерергә язсынХодай насыйп итсен.

Хатын-кызга бик күп кирәк түгел

Булсын сәламәтлек,тигезлек

Без телибез сезгә озын гомер

Бәхет-шатлык теләп иң элек.

Йөрәгегездән чыккан яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Якты таңнар алып килсен сезгә

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар!

Зур ихтирам белән Илеш телерадиокомпаниясе  коллективы.

 

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас