Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 февраль 2023, 09:00

Планлы рәвештә алып барыла

Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып урындагы халыкның яшәеш шартларын яхшырту тора. Территория дүрт авылны берләштереп, аларда 860 кеше исәпләнә

Планлы рәвештә алып барылаПланлы рәвештә алып барыла
Планлы рәвештә алып барыла

Узган чорда территориядә төзекләндерү буенча хәтсез эшләр башкарылды. 4 авылга 20 километр су системасы исәпләнә. Авыл халкы белән берлектә Урындагы инициативаларны яклау программасында актив катнашып, Кужбахты авылында су системасына үзгәрешләр кертелде. Атап әйткәндә, моның өчен санитар зона бүленеп, 3 электр баганасы утыртылды, яңа электр челтәре сузылды, бина булдырылды. Анда 67 метр тирәнлектә су насосы төшерелеп, 100 метр озынлыкта яңа линия салынды һәм авыл су системасына ялганды.

«Бердәм Русия» сәяси партиясенең “Эшлекле гамәлләр” программасы буенча Кужбахты балалар бакчасының кухнясында ремонт эшләре башкарылды.

Урамнарны яктырту буенча бихисап чаралар күрелде. Гремучий Ключ авылының Садовая урамына 300 метр озынлыкта электр линиясе сузылып, яктырткычлар куелды. Кужбахты авылының Шоссейная, Тәҗәй авылының Үзәк урамында яңаларга алыштырылды, Восток авылына һәм хоккей тартмасына утлар өстәлде.

Зиратларда халык белән берлектә өмәләр уздырылып торды, корыган агачлар киселде, чүп үләннәре чабылды, коймалары буялды, шулай ук Кужбахты авыл зиратынын капкасы һәм йорты яңартылды.

Авыл чишмәләрен чүпчардан чистарту, буяу эшләре туктап тормый. Юл буйлары тазартыла, чүп үләннәре чабылып тора

Һәйкәлләр, авыл капкасы, панно, янгын депосы һәм башка социаль тәгаенләнештәге объектлар буялып, тәртипкә китерелде. Авыл юллары даими рәвештә тәртиптә тотыла.

Халык мәнфәгатен кайгыртып тормышка ашырылучы әлеге күләмле эшләр, әлбәттә, башлыгыбыз Азат Йосыповның кайгыртучанлыгы, үҗәтлеге, тынгысызлыгы аркасында башкарыла. Киләчәктә дә бер максатта булып, авылларыбызны төзекләндерүгә бар көчне салырбыз, дип ышанабыз.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас