Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 февраль 2023, 07:00

Уңган да, булган да ул

Ишкар авылы халкы Гөлүсә Нурмөхәммәтова хакында шулай ди

Уңган да, булган да улУңган да, булган да ул
Уңган да, булган да ул

Язмамның герое – искиткеч табигатьле Ишкар влында бик матур гомер кичерүче Гөлүсә Нурмөхәммәтова. Ул кыш мизгеленең гыйнвар аенда Тәҗәй авылында Тутыя һәм Сәгыйть Газизовларның ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Өч малай арасында бердәнбер кыз булып, бик тырыш, уңган, акыллы, булдыклы булып үсә. Әти-әнисе дә “Игенче” хуҗалыгының алдынгы колхозчылары була.

1992 елның 25 сентябрендә Гөлүсә Сәгыйть кызы Ишкар авылына килен булып төшә. Шул көннәрдән бирле Ишкар авыл советы авыл биләмәсендә техник хезмәткәр булып эшли. Менә инде 30 елдан артык бер урында. Аны коллективында  яраталар, чөнки нинди генә эш кушасалар да, барысын да һәрвакыт җиренә җиткереп башкара.

Районның Ишкар һәм Лаяшты авыллары аша федераль юл үтә, шуңа күрә Гөлүсә ике як юл буендагы чүпләрне һәрвакыт җыеп кына тора. “Бу авыллар бит – Илешнең капкасы! Әлеге трассадан көн дәвамында кемнәр генә үтми, шуңа да ул һәрвакыт чиста булырга тиеш, чөнки шушы юл буендагы тазалыкны күреп, үтеп баручылар бөтен район турында фикер йөртә”, - ди ул.

Бианасы белән дә 26 ел дәвамында әни белән кызы шикелле бик матур, тату яшәделәр. Язмыш аны төрлечә сынады, ялгыз калгач та өз кызын тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгарды. Кызлары бүген барысы да үз гаиләләре белән бик матур яши, балалар үстерәләр. Гөлүсә хәзер – алты оныгына яраткан картый.

Бүген авылларда мал саны кимү турында күп сөйлиләр, язалар. Хәтта ирле гаиләләр дә мал асрап җәфаланмый хәзер. Менә шундый шартларда да Гөлүсәнең абзары тулы мал-туар, кош-корт. Сыер асрый, үгезләре бар. Сөте-маеның артканын күрше-күләнгә, авыл халкына сата.

Алда әйтелгәнчә, Г.Нурмөхәммәтова  чисталыкны, пөхтәлекне бик ярата. Аз сүзле ирләр холкы анда, күп сөйләшми генә күп эшли. Тормыш, язмыш җилләре ничек кенә сынаса да, ул сынмады, сыгылмады. Кешеләргә күрсәткән изгелекләре үзенә хәзер игелек булып кайта.

 

 

Светлана Имамова, Югары Яркәй авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас