Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 февраль 2023, 08:00

Барый Шәрәфисламов XXII партсъезд ис. кооперативның алдынгы хезмәткәре

Бәхетен читтән эзләп интекми ул, туган авылында төпләнеп кала. #Ватан 

Барый Шәрәфисламов XXII партсъезд ис. кооперативның алдынгы хезмәткәреБарый Шәрәфисламов XXII партсъезд ис. кооперативның алдынгы хезмәткәре
Барый Шәрәфисламов XXII партсъезд ис. кооперативның алдынгы хезмәткәре

Үзенең бәхетен кара җирдән, туган авылы кырларыннан, газиз туфрагыннан таба. Ул үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен яратып башкара, гомер буе һөнәренә тугры кала. Барый Тимерзаһит улы Чияле-Әтәч авылында туып-үсә. Базытамак урта мәк-тәбеннән соң, Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищеда тракторчылыкка укый. Аны уңышлы тәмамлап, XXII партсъезд ис.колхозда “ДТ-54” тракторында эшли башлый. Ел ярымнан соң, 1979 елның октябрендә туган ил алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына алына. Б.Шәрәфисламов Адыгея Республикасында Майкоп шәһәрендәге хәрби частьтә төзүче булып хезмәт итә. Авыл уңганы армия елларын бүген дә сагынып искә ала: «Армия тәртипкә өйрәтә, тормышка карашны үзгәртә. Мин моны армиядә хезмәт итә башлаган беренче көннән үк тойдым”, - ди ул.

1981 елда хезмәтен тутырып туган якларына кайта һәм XXII партсъезд ис. хуҗалыкта эшләвен дәвам итә. Бүгенге көндә тәҗрибәле һөнәр остасы “КамАЗ” автомашинасын хезмәтләндерә. Төрле мөһим кампанияләрдә актив катнаша, өлгерлек күрсәтә. Агымдагы елда кооперативның отчет җыелышында Барый Тимерзаһит улы район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

 

Автор:Энже Гильманова
Теглар:#ватан
Читайте нас