Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 февраль 2023, 04:27

15 февраль Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

2011 елдан башлап Россиядә мөһим истәлекле дата — Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

15 февраль Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне15 февраль Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне
15 февраль Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

2010 елның 29 ноябрендә РФ Президенты имзалаган хәрби дан көннәре һәм Россия истәлекле даталары турында «Федераль законның 1.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 320-ФЗ номерлы федераль закон белән расланды.

1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Истәлекле дата бу вакыйганы искә төшерү өчен, шулай ук Әфган сугышыннан кайтмаган 14 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры истәлегенә билгеләнгән.
Шуны ассызыкларга кирәк, 15 февральдә Әфганстандагы сугыш ветераннарын гына түгел, ә чит илдә 30дан артык кораллы конфликтта катнашкан башка Русия хәрбиләрен дә искә алалар.

"Онытмас өчен - белергә һәм истә тотарга кирәк" - шундый девиз астында Рсай авыл мәдәният йортында гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга багышланган очрашу узды. Сугыш темасы - мәңгелек авырту һәм дәваламый торган яра.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Әфганстан сугышы ветераннары һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар: Илдар Кәримов , Азамат Рәхимҗанов , Марсель Мортазин  катнашты.

Алар Әфган сугышының батырларча һәлак булган якташы Наил Әбүзәр улын Нуретдинов фаҗигале көннәрен искә төшерделәр, яшь буынны Ватанын яратырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт булырга һәм Россияне  дошманнардан якларга әзер булырга.

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас