

Бигрәк тә вакыт ягы тар булып, шул ук вакытта куйган хезмәтеңнең дә уңышлы килеп чыгуы өчен борчылганда. Еш кына төзелешкә бәйле – бина күтәрү, аны такта белән эчләү, бүлмә бүлү, түбә ябу, һ.б. кебек эшләрдә Яңа Күктау авылында яшәүче балта остасы – Азат Шәмсүн улына мөрәҗәгать итәбез. Аның күзләрне сөендерерлек итеп башкарган хезмәт җимешләре кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Авылдашым Яңа Күктау башлангыч, арытаба Карабаш урта мәктәбендә белем алганнан соң, район үзәгендәге 86-нчы һөнәри-техник училищесында (хәзер Башкорт аграр-технология колледжы) укуын дәвам итә. 1989 елда Куйбышев шәһәренә (хәзер Самара өлкәсе) армия сафларына алынып, ил алдындагы хезмәт бурычын үтәп кайткач, Киров ис. колхозда берникадәр комбайнда эшли. Шул елларда колхоз рәисе Фәвил Сәхипов кушуы буенча балта осталары җыеп бригада оештырып җибәрә. Ике ел урманчы булып тир түгә.
Әтисе балта остасы, көтүче, әнисе фермада терлекче, повар буларак хезмәт салалар. Азат Шәмсүн улы да туган авылында төпләнеп кала. Элек бар нәрсә дә кул көче таләп иткән чор: койма кою, йорт-каралты тирәсен тергезү, күрше-күләнгә дә булышу, бигрәк тә бура бурау бик популяр булган. Мәкаләмнең герое кечкенәдән үк әтисе кул арасына кереп үсә. Югары сыйныфларда укыган чакта, тройка ат чаналары ясап, аларны бизи торган булган. Тәүге тапкыр авылдашына йорт тергезүдә катнаша. Арытаба күрше авылларга төзелеш эшләренә йөри башлый. Бүгенге көндә башкарган хезмәтенең саны иксез-чиксез. Заманның нинди генә чоры булуга карамастан, халык хуҗалыгында төзелеш тукталмый. Шуңа күрә кул кушырып утырырга туры килми. Ешрак йорт-каралты тирәсен яңарту, төзекләндерү буенча мөрәҗәгать итәләр аңа. Башкортостанның төрле төбәкләренә – Уфа шәһәре, Шакша, Кропачево, Иглин, Бүздәк районы һ. б. якларга да барып хезмәт салырга туры килә.
Мин, балта остасы буларак кына белгән мәкаләмнең герое, әңгәмә барышында үз сәләтен байтак кына юнәлештә үстергәне ачыкланды. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкальне девиз итеп яшәүче авылдашыбызның һөнәрләрен саный китсәң, һич арттырусыз, җитмештән дә аша торгандыр. Эретеп ябыштыручы, төзүче, ташчы, бетончы, штукатур-буяучы, тимердән конструкцияләр ясаучы да, су үткәрүче дә һ.б. Районыбызда төрле хуҗалык объектларында Азат Шәмсүн улының кул җылысы саклана.
1999 елда, тамырлары белән күрше Иштирәк авылы кызы Анфиса апа белән гомер сукмагында очрашып гаилә корып җибәрәләр. Уңган хуҗабикәнең дә кулларыннан гөлләр тама. Йортларын һәрдаим тәртиптә тота, оста пешекче дә, офыкта кояш нурлары күренгәнчегә тиклем торып, авылның тавык чүпләп бетермәслек эшләреннән ары бәйләм бәйләү, чигү, гөлләр үстерүгә һ.б. вакыт таба. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. «Тормыш иптәшем эшне хатын-кызныкы, ирнеке дип тормый, тракторын да йөртә, утынын да яра», – ди Азат Шәмсүн улы. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр Гыйльметдиновлар гаиләсе. Өлкән уллары Мансур, Череккүл авылы кызы Ралина белән гаилә корып бер ул үстерәләр. Кызлары Әнисә Уфа шәһәрендә М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының 5нче курсында белем ала. Кече кызлары Лилия тормыш иптәше Радамир белән бер ул тәрбиялиләр. Кече уллары Илсур Карабаш авылы урта мәктәбендә 7нче сыйныфта укый.
Гаиләгездә сезнең һөнәрне дәвам итүче бармы, – дип сорыйм. «Кече улым кызыксына. Шактый гына эшләрне шәхсән үзе башкара. Иптәш малайларының мотоциклын ремонтлый. «Механик» исеме белән йөртәләр үзен», – дип, көлү катыш җавап бирде әңгәмәдәшем. «Үзебез гомер иткән йортны тергезүгә дә кеше яллаган булмады. Бүгенге көндә дә шулай, балалар белән җыелышабыз да үзебез эшлибез барысын да», – ди гаилә башлыгы. Шунысы да игътибарга лаек, Азат Шәмсүн улының үзе корып куйган тракторы, тегермәне бар. Әлбәттә болар барысы да күз уңында булганнары гына.
Бар эшкә дә оста булган авыл уңганы нәрсәгә тотынса да, һәр берсенә җан җылысын салып, җиренә җиткереп, күркәм итеп башкара. Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләттән тыш тырышлык, үҗәтлек һәм ихтыяр көче кебек сыйфатларны туплаган, яшәүдән ямь-тәм табып, тормыш киеренкелекләренә шомланмыйча, тирә-ягында булганнарга яшәү дәрте өстәп, хезмәт салып гомер юлыннан атлый алтын куллы авылдашыбыз.
Зәлия Шәрхмуллина.
Автор фотосы.